Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тукай районы башлыгы авыл имамнары белән зиратларны тәртипкә китерү турында сөйләште
Авыл имамнары һәм җирлек башлыклары, үз чиратларында, бу җәһәттән үз территорияләрендә нинди эшләр башкарылганын сөйләде
(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). Тукай муниципаль районы башлыгы Васил Хаҗиев авыл имамнары белән очрашты. Сөйләшүдә районның имам-хатыйбы Җәүдәт хәзрәт Харрасов, ветераннар һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Утырышны Васил Хаҗиев ачты. Үз чыгышында ул, имамнарга мөрәҗәгать итеп, авыл зиратларын чистарту, төзекләндерү, тәртипкә китерү кирәклеген искәртте. Имам-хатыйб Җәүдәт хәзрәт мәңгелеккә күчкән якыннарыбызның һәм туганнарыбызның истәлеге алдында бурычлы булуыбызны онытмаска, бу хакыйкатьне авылдашларның да аңына сеңдерергә кирәклегенә игътибарны юнәлтте. Хәзрәт шулай ук, ислам кануннары буенча, кабер өстенә агач утыртырга, югары мактау билгеләрен куярга ярамаганлыгын әйтеп үтте. Авыл имамнары һәм җирлек башлыклары, үз чиратларында, бу җәһәттән үз территорияләрендә нинди эшләр башкарылганын сөйләде.
Васил Гарипович зиратларны төзекләндерү буенча районда махсус программа булдыралачагын белдерде. Район башлыгы киңәшчесе Галимҗан Зарипов җитәкчелегендәге комиссиянең шушы көннәрдә авыллардагы мәңгелек йортларның торышын карарга чыгачакларын әйтте.
Бу хакта “Якты юл” газетасы хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз