Азнакайның Актүбә эшчеләр бистәсендә “Изге гамәл” игелек марафоны узды

Инвалидлар хаҗәтенә битараф булмаган һәркем матди һәм адреслы ярдәмен кертте

(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). Азнакай муниципаль районының Актүбә эшчеләр бистәсенең Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортында Халыкара инвалидлар көненә багышлап “Изге гамәл” дип исемләнгән игелек марафоны узды.
Мондый акцияләрне оештыру теләге булган һәр кешегә физик яктан авыру булганнарга карата игелек кылу, аларга матди ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бирә. Шуңа да инвалидлар фондына акча җыю марафонында актүбәлеләрнең яше дә, өлкәне дә актив катнашты.
Чара башланыр алдыннан фондка теләктәшлек йөзеннән “Развитие” балалар иҗаты үзәгендә тәрбияләнүчеләр ясаган төрледән-төрле, зәвыклы һәм кызыклы кул эшләрен сату ярминкәсе үткәрелде.
Марафонда катнашкан Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Актүбә вәкаләтле органы башлыгы Роза Галеева, Актүбә муниципаль берәмлеге Советы депутатлары, бистә биләмәсендә эшчәнлек итүче предприятие, учреждение, оешма җитәкчеләре яки аларның вәкилләре, биредә яшәүче, инвалидлар хаҗәтенә битараф булмаган һәркем фонд хисабына матди һәм адреслы ярдәмен кертте, дип хәбәр итә “Маяк” газетасы хәбәрчеләре.