news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песков эшләми торган көннәрне дәвам итү турындагы сорауга җавап бирде

Эпидемиологик вазгыятьнең ничек үсеш алуына карап, төбәкләр мөстәкыйль карарлар кабул итә ала, диде Россия Президентының матбугат секретаре.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Эшләми торган көннәр режимының дәвамлылыгы буенча имеш-мимешләргә түгел, ә рәсми мәгълүматларга ориентлашырга кирәк. Бу хакта журналистларга президент матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерде, дип хәбәр итә «Российская газета».

«Имеш-мимешләргә ышанмаска, рәсми мәгълүматка ориентлашырга кирәк», — дип искәртте Песков.

«Президент указында әйтелгән гамәлләр планы 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр режимының федераль дәрәҗәдә билгеләнүе турында сөйли», — дип искәртте дәүләт башлыгы матбугат секретаре. Шул ук вакытта төбәкләрнең пандемия чорына карата аерым вәкаләтләре бар. «Эпидемиологик вазгыятьнең ничек үсеш алуына карап, алар үз төбәкләре контекстында мөстәкыйль карарлар кабул итә алалар», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100