news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ресторан һәм барларда кальян тартуның 70 очрагы ачыкланган

Җәмәгать туклануы оешмалары хуҗаларына административ беркетмәләр төзелгән.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Казанда җәмәгать туклануы оешмаларында кальян тартуның 70 очрагын ачыкладылар. Бу хакта мэриядә үткән эшлекле дүшәмбедә Россия Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча идарәсе башлыгы урынбасары Валерий Саматошенков сөйләде.

«Бүгенгә кальян тарту мөмкинлеге булган 70тән артык ресторан, бар, кафе ачыкланган, шул исәптән унысы — ике тапкыр. Шәхси эшмәкәрләргә һәм юридик затларга карата административ беркетмәләр төзелде», — диде Саматошенков.

Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарларын бозуга юл куймас өчен, кальян тарта торган җәмәгать туклануы биналары буенча даими рәвештә рейдлар үткәрелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100