Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда географик объектларның татарча атамаларыннан каталог төзиләр
Моңа кадәр Россиядә милли телләрдә каталог төзү тәҗрибәсе булмаган.
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). «Татарстан Республикасы пространство мәгълүматлары фонды» дәүләт бюджет учерждениесе республиканың географик объект атамаларының татар телендә каталогын төзү һәм алып бару белән шөгыльләнә. Бу турыда Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Каталог Татарстандагы географик объектлар турында рус һәм татар телләрендә бердәм, дөрес, актуаль, һәркем куллана ала торган мәгълүмат чыганагы төзү максатын күздә тота. Әлеге эш «Географик объектлар исемнәре турында» 18.12.1997 ел, № 152 — ФЗ Федераль закон нигезендә башкарыла.
Россия Федерациясе субъектларында әлегә милли телләрдә каталоглар төзү тәҗрибәсе юк. Шулай ук, Татарстан Республикасында географик объект исемнәрендә күп сандагы аерымлыклар җыелган һәм географик атамалар каталогын булдыру зарурлыгы туган.
Каталог төзүнең беренче этабы 2020 ел башында тәмамланган. Барлык чыганаклардан, шул исәптән татар телендә, географик объектлар турында мәгълүмат җыелган, системалаштырылган һәм структуралаштырылган, эш регламенты эшләнгән.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы торак пунктларының электрон каталогы төзелгән, ул бүгенге көндә торак пунктларның типлары, муниципаль районнар, мәгълүмат чыганаклары буенча белешмәне фильтрлау мөмкинлеге булган тест режимында эшли.
Каталог төзүнең икенче этабы — башка халык вәкилләре яшәгән торак пунктларны ачыклау. Әлеге торак пунктларның исемнәрен каталогка аларның халкының милли телләрендә кертү планлаштырыла. Бүгенге көндә «Татарстан Республикасы пространство мәгълүматлары фонды» Татарстан Республикасының 14 районы буенча шундый торак пунктларның якынча исемлекләрен әзерләде, диелә бу хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз