news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бу атнада өч эш көне була

3 һәм 5 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскарак була.

Татарстанда бу атнада өч эш көне була
Владимир Васильев

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанлыларны кыска эш атнасы көтә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап буларак хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне — эшләми торган бәйрәм көн булып санала.

«Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы Татарстан Республикасы Кануны нигезендә 6 ноябрь — Татарстан Республикасы Конституциясе көне — эшләми торган бәйрәм көне булып санала.

Шулай итеп, 2020 елда биш көнлек эш атнасында 4 һәм 6 ноябрь ял көннәре булачак. 3 һәм 5 ноябрьдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100