news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәүлек эчендә коронавирус авыруын Татарстанда яшәүче 44 кеше йоктырган

Үткән көн эчендә медицина хезмәткәрләре 38 Covid-19 белән авыручыны терелткән.

Тәүлек эчендә коронавирус авыруын Татарстанда яшәүче 44 кеше йоктырган
архив, Владимир Васильев

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Үткән тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 44 яңа очрагы теркәлгән. Аларның берсе читтән килгән, кырык өче — контакт рәвешендә күчкән, дип Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.

«10 кеше хастаханәгә озатылган, 34 кеше өйдә дәвалана», — ди матбугат хезмәте.

Авыручыларның күбесе 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәр, алар 14 кеше. 60 яшьтән 70 яшькә кадәр булганнар әзрәк, алар 13 кеше.

Зарарланганнарның күбесе Казанда табылган, биредә 19 кеше авырый. Калган муниципалитетлар арасында бу күрсәткечләр буенча Түбән Кама районы Covid-19 эләгүнең биш очрагы белән беренче урында.

Буа, Лаеш һәм Питрәч районнарында өчешәр авыручы табылган, Чаллы һәм Бөгелмә районнарында — ике, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кукмара, Балык Бистәсе, Тукай һәм Теләче — бер. Барлыгы яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе башланганнан бирле Татарстанда 8 мең 506 кеше авырган. Аларның 7,5 меңнән артыгы терелгән. Шул исәптән үткән тәүлек эчендә 38 кеше дәваланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100