news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә социаль ипотека буенча төзелгән ике йорт кабул ителде

Күпкатлы йортлар социаль ипотека республика программасы һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча төзелгән.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Әлмәттә ике күпфатирлы йорт файдалануга тапшыру өчен кабул ителде. Бу турыда Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күпкатлы йортлар социаль ипотека республика программасы һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча төзелгән. Йортларны Татарстан Президенты каршындагы дәүләт торак фонды төзи.

Агымдагы елның тугыз аенда инспекция проект документлары буенча 250 рөхсәт биргән, алар арасында социаль ипотека буенча төзелгән 11 йорт та бар.

Шулай итеп, Әлмәттә ике, Казанда һәм Түбән Камада өчәр, Арча, Нурлат һәм Алабугада берәр йортка документ бирелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot