news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәяхәтчеләр өчен «Император маршруты» 2021 елда эшли башлаячак

Елизавета-Сергиев укуларында Татарстанга «Император маршруты» бренды билгесен кулланырга мөмкинлек бирә торган лицензияле килешү төзиячәкләр.

Сәяхәтчеләр өчен «Император маршруты» 2021 елда эшли башлаячак
архив/Владимир Васильев

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан сәяхәтчеләре патша гаиләсе яшәгән урыннар буенча «Император маршруты»на үз бәяләрен 2021 елда бирә алачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сөйләде.

«Бу — Романовлар йортының безнең илгә калдырган мирасы белән сәяхәтчеләрне таныштыру өчен көчле идея. Бу маршрутның булуы безнең кунакларга тагын бер тапкыр килү һәм Татарстанга башка күзлектән карау мөмкинлеген бирәчәк. Киләсе елдан аны алга этәрүгә керешәчәкбез. 2021 елда сәяхәт агымы булыр, дип ышанабыз», — диде Иванов.

Бу көннәрдә Казанда үтүче Елизавета-Сергиев укуларында Татарстанга «Император маршруты» бренды билгесен кулланырга мөмкинлек бирә торган лицензияле килешү төзү планлаштырыла, дип хәбәр итте «Елисавета-Сергиев мәгърифәтчелек җәмгыяте» фондының күзәтү советы рәисе Анна Громова

«Туроператорлар бу юнәлеш белән эшли алачак. Тарихчылар буларак безнең бурыч — проектны тарихи дөреслеккә тулысынча туры килгән тирән тарихи эчтәлек белән тулыландыру», — ди Громова. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100