news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимнәр COVID-19 авыруына каршы антитәнчекләрнең берничә ай саклануын ачыклаган

Белгечләр коронавирус инфекциясе белән авырган 30 меңнән артык кешенең күрсәткечләрен тикшергән.

(Казан, 2 ноябрь. «Татар-информ»). Кеше организмында коронавирус инфекциясенә каршы антитәнчекләр берничә ай дәвамында активлыгын саклый. Бу хакта РИА Новости Science журналында бастырылган Америка галимнәренең фәнни хезмәтләренә сылтама белән хәбәр иртә.

Коронавирус белән җиңел яки уртача формада авырган 30 меңнән артык кешенең күрсәткечләрен анализлап, галимнәр барлык авыручыларда тотрыклы иммунитет күзәтелә дигән нәтиҗәгә килгән.

Моннан соң алар озак вакыт дәвамында шушы ук исемлектән 121 кешенең анализларын тикшергән. Тикшеренү күпчелек очракта нейтральләштерүче антитәнчекләрнең тотрыклы титрлары биш ай дәвамында актив булганын күрсәткән.

«Галимнәр фикеренчә, антитәнчекләрнең булуы коронавирустан тулысынча саклануга гарантия бирми, әмма кабат инфекция белән зарарлану ихтималын киметә һәм авыру барышын көчсезләндерергә мөмкин», — диелә хәбәрдә.

Тикшеренүчеләр сүзләренчә, моңа кадәр коронавирус белән катлаулы формада авырган кешеләрдә озак вакытлы иммунитет барлыкка килүе ачыкланган булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100