news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкорт опера һәм балет театры артисты Радимир Галимов 47 яшендә вафат булды

Моңа кадәр музыкантларның берсе коронавирус инфекциясе белән авыру сәбәпле, премьера спектакле кичектерелү билгеле булган иде.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Уфада Башкорт опера һәм балет театры оркестры артисты, тромбоннар төркеме концертмейстеры Радимир Галимов авырудан соң вафат булды. Аңа 47 яшь иде. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

«Башкорт дәүләт опера һәм балет театры коллективы оркестр артисты Радимир Галимов вакытсыз вафат булу сәбәпле кайгыда. Без сәләтле музыкантны, тромбонда уйнауның әйдәп баручы остасын югалттык. Бу матәм көнендә Радимир Галимовны белгән һәм яраткан туганнарының һәм якыннарының кайгысын чын күңелдән уртаклашабыз. Шат күңелле һәм якты кеше турындагы истәлек безнең йөрәкләрдә сакланыр», — диелә театр хәбәрендә.

Моңа кадәр музыкантларның берсе коронавирус инфекциясе белән авыру сәбәпле, яңа спектакль премьерасы кичектерелү билгеле булды, диелә хәбәрдә.

Радимир Галимов 1997 елда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын (профессор С. Б. Гайнуллин классын) тәмамлый.

1993 елдан Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының оркестры артисты. Театр сәхнәсендә үткән барлык премьераларда, фестивальләрдә, симфония концертларында, республиканың мәдәният һәм сәнгать әһелләренең иҗади кичәләрендә катнашкан. Оркестр белән берлектә Португалиядә, Көньяк Кореяда, Таиландта гастрольләрдә була.

Башкортстан Республикасының Мәскәүдәге Мәдәният көннәрендә (1997) чыгыш ясап, Мәскәүдә «Алтын битлек» милли театр фестивалендә тәкъдим ителгән В. А. Моцартның «Тылсымлы флейта» (2006), «Бал-маскарад» (2007) спектаклендә катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100