news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан һәм Татарстан чигендә Ык елгасы аша салынган күпер төзекләндерелде

Яңа корылмадан 80 тонна авырлыктагы авторанспорт та үтә алачак.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда М-5 федераль трассасының 1281нче чакрымында Татарстан чигендә Ык елгасы аша салынган күпер төзекләндерелде, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

1985 елда ук салынган әлеге күпер 30 ел эчендә норматив таләпләргә җавап бирми башлаган.

Яңа корылма 80 тонна авырлыктагы авторанспортны да үткәрергә сәләтле. Күпернең озынлыгы 247 метрны тәшкил итә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot