Татарстанда 2011 елда пенсионерның яшәү минимумы 3992 сум дип билгеләнде

Россия Федерациясендә, тулаем алганда, пенсионерның яшәү минимумы күләме 2011 елга 5315 сум тәшкил итә

(Казан, 2 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советы депутатлары "Пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен Татарстан Республикасында 2011 елга пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләү турында" Татарстан Республикасы законы проектын тулаем кабул итте.

Әлеге закон проекты “Россия Федерациясе Пенсия фондына, Россия Федерациясе Социаль иминият фондына, Федераль мәҗбүри медицина иминияләштерүе фондына һәм территориаль мәҗбүри медицина иминияләштерүе фондларына иминият кертемнәре турындагы” Федераль закон кабул ителү белән бәйле рәвештә эшләнгән. Ул РФ субъекты законы белән ел саен, “Дәүләт социаль ярдәме турында” Федераль законы тарафыннан каралган пенсиягә социаль өстәмә билгеләү өчен, пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләүне күз алдында тота.

Закон проекты республикада 2011 елга пенсионерның яшәү минимумы күләмен 3992 сум дип билгели. Әлеге күләм пенсионерның "Пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен Татарстан Республикасында 2010 елга пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләү турында" закон тарафыннан билгеләнгән яшәү минимумы һәм 2011 елда пенсионерның куллану кәрҗиненә кергән товарлар һәм хезмәтләргә бәяләр үсеше фаразлары нигезендә килеп чыккан.

РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, Россия Федерациясендә, тулаем алганда, пенсионерның яшәү минимумы күләме 2011 елга 5315 сум тәшкил итә.

Татарстанда 2011 елда пенсиягә федераль социаль өстәмә 44 меңнән артык кешегә түләнәчәк. Агымдагы елда бу категориягә кергән кешеләрнең саны 41 меңнән артып киткән.