news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2021 елга планлаштырылган торакның 83 проценты төзелеп беткән

Шәхси торак төзелеше буенча еллык план арттырып үтәлгән.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Агымдагы ел башыннан бирле Татарстанда 2 млн 210 мең квадрат метр торак төзелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 83 процентка күбрәк. 2 млн 670 мең квадрат метр торак төзүне күздә тоткан план 83 процентка үтәлгән.

Бу хакта республиканың Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә төбәкнең төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин әйтте. Барлык муниципалитетлар белән видеоконференция режимында оештырылган киңәшмәне Премьер-министр Алексей Песошин уздырды.

Республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, аерым алганда, коммерцияле торак төзелеше программасы буенча 164 күп фатирлы йортның 90ны төзелгән, аларның мәйданы 702 мең квадрат метр, бу планның 55 проценты.

Социаль ипотека буенча планлаштырылган 280 мең квадрат метр мәйданнан 116 мең квадрат метрлы торак төзелгән, ул 41 процентка башкарылган. Министр әйтүенчә, тагын 137 мең квадрат метр мәйданлы 37 йорт төзелеп бетә.

Шәхси торак төзелеше буенча еллык план арттырып үтәлгән, «торак төзү буенча уңай динамика дәвам итә». Бүгенгә план буенча төзелергә тиеш булган 8330 йорт урынына 10 307 йорт төзелгән, бу планның 124 процентын тәшкил итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100