news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә прививка QR-кодлары белән бәйле алдау очраклары арткан

Мошенниклар, коронавирустан прививканың QR-кодын теркәүне сылтау итеп, картадан акча урлый.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Мошенниклар вакцина ясаткан кешенең QR-кодын социаль яки банк картасына теркәү сылтавы белән акча урлый башлаган.

«Әгәр гражданин мондый хәлгә очрый икән, тиз арада хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә һәм беркемгә дә шәхси мәгълүматларны хәбәр итмәскә кирәк», — диделәр Мәскәү шәһәренең Сәламәтлек саклау департаментында.

Шулай ук QR-кодның ковидтан прививка ясаткан кешеләрнең банк карталарына теркәүне таләп итми торган мөстәкыйль элемент булуын да искәрттеләр, дип яза РИА Новости. Департаментта әйтүләренчә, сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре мондый тәкъдимнәр белән шалтыратмый. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100