Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лениногорск районы Шөгер авыл җирлеге Советының үз бинасы булды
Бина республика программасы төзелгән.
(Лениногорск, 2 октябрь, «Татар-информ», «Заман сулышы»). Лениногорск районының данлыклы Шөгер авылында өй туе — авыл җирлеге Советының яңа бинасы ачылды. Яңа бина авыл үзәгендә, мәдәният йорты белән янәшә урнашкан. Бик матур, җыйнак кына килеп чыккан. Биредә, проект буенча, өч эш кабинеты, архив бүлмәсе эшләнгән, санузел да бар. Бинада якты, җылы, барлык уңайлыклар да тудырылган,
Шөгер авыл җирлеге башлыгы Радик Гафиятуллин әйтүенчә, авыл советының 22 ел дәвамында эш урыны булмаган. Моңарчы эш урынын арендага алып торганнар. Менә бүген — шатлыклы көн. Алар республика программасы нигезендә төзелгән яңа биналы булды.
Шөгерлеләрнең куанычын уртаклашырга Татарстан Муниципаль берәмлекләр Ассоциациясе Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Лениногорскиның Мактаулы гражданины Исхак Садриев килде.
«Хәзер авыл җирлекләре башлыкларының роле зур, халык барлык сораулар буенча аларга мөрәҗәгать итә. Шуның өчен бу бина матур һәм уңайлы булырга тиеш», — Әгъзам Гобәйдуллин.
«Менә республика, район җитәкчелеге ярдәме белән бөтен уңайлыклары булган үз бинабыз булды. Территориябез зур, халкыбыз күп, бик көтеп алынган бүләк безнең өчен», — диде Шөгер авыл җирлеге башлыгы Радик Гафиятуллин.
Бинаны төзүче оешмага Рәхмәт хаты тапшырылды.
Шөгер авыл җирлегендә 2 меңнән артык халык яши. Соңгы елларда биредә күп эшләр башкарылды. Авыл уртасыннан асфальт юл үтә, балалар мәйданчыгы эшли, чаңгы базасы бар. Районда беренчеләрдән булып бик матур, заманча балалар бакчасы ачылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз