news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан иң матур урамлы шәһәрләр өчлегенә керде

Беренче урынны Санкт-Петербург шәһәре алган.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Казан төнге һәм кичке ял өчен иң матур урамлы Россия шәһәрләре арасында өченче урынны алды.

Tvil.ru сайты хәбәр иткәнчә, тавышларның яртысыннан күбрәге (58 процент) Санкт-Петербургка бирелгән. Икенче урында Ялта шәһәре, җавап бирүчеләрнең 16 проценты мондагы урамнарда һәм яр буенда йөрергә яратуын әйткән. Өчлекне Казан һәм Сочи шәһәрләре яба, алар 7 процент тавыш җыйган.  

Моннан тыш, бишлеккә Екатеринбург шәһәре дә кергән, аның өчен социаль челтәр кулланучыларның 3 проценты тавыш биргән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100