Татарстанның биш моношәһәрендә атна эчендә эшсезләр саны кимегән

Җиде көн эчендә Түбән Кама һәм Кама Аланында эшсезләр саны 110 кешегә арткан.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Узган атнада Татарстанның биш моношәһәрендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә торучы эшсезләр саны кимегән. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 1272 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 186 кешегә кимрәк. Шулай ук бу атнада Алабугада, Яшел Үзәндә, Менделеевскида һәм Чистайда эшсезләр саны кимеде», — дип сөйләделәр министрлыкта.

Әлеге биш моношәһәрнең мәшгульлек үзәкләрендә бүгенге көндә 7052 кеше эшсез санала.

Бу атнада Түбән Кама һәм Кама Аланында эшсез гражданнар санының бераз артуы күзәтелә. Анда эшсез калган кешеләр саны 110га арткан.