Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда зур чараларны оештыручылар битлек киюне таләп итәргә тиеш
Тамашачылар өчен «бию» секторы, Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе белән килешеп ачылачак.
(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда зур чараларны оештыручылар тамашачыларның битлек режимны үтәүләрен контрольдә тотарга тиеш булачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.
«Без бүген карар кабул иттек. Күпсанлы кешеләр белән күмәк чара үткәрелгәндә, чараны оештыручылар битлек киеп йөрүне контрольдә тотсын өчен аерым пункт язачакбыз. Элегрәк алар чарада катнашучыларны битлек белән тәэмин итәргә тиеш дигән пункт бар иде, бүгенгә контроль пункты эшләнде», — диде спикер.
Мәйданчыкларда волонтерлар яки хезмәткәрләр эшләргә тиеш булачак, алар рәтләр буйлап йөриячәк һәм тамашачыларны саклану чараларын кияргә мәҗбүр итәчәк. Баш санитария табибы сүзләренчә, чараларда еш кына яшьләр кагыйдәләрне үтәми.
Биючеләр секторы белән концертлар үткәрү Роспотребнадзор белән беренчел килешүдә рөхсәт ителә. Мәйданда социаль дистанцияне үтәү өчен билге булырга тиеш.
Август азагында Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, Татарстанда концертлар «бию» һәм «фан-зона» секторларыннан башка гына үткәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз