news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда WorldSkills илкүләм чемпионаты җиңүчеләренә акчалата бүләк тапшырыла

Ярышларда Татарстан 38 алтын, 25 көмеш, 39 бронза һәм профессионализм өчен 29 медаль яулап, беренче урынга чыккан.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Яшь профессионаллар-2020» WorldSkills Russia илкүләм чемпионаты финалының җиңүчеләре һәм призерларына акчалата бүләк биреләчәк. Бу хакта бүген Казан Кремлендә бүләкләү тантанасында билгеле булды. Барлыгы 169 җиңүчегә дипломнар тапшырылды. 

ТР Министрлар Кабинеты Карары нигезендә, беренче урынга лаеклар 172 мең сум алачак. Икенче урын өчен 143 мең сум, өченче урын өчен 114 мең сум акча каралган. «Профессионализм өчен» медальоны ияләренә 34 мең сум акча бирелә. Җиңүчеләрне әзерләгән экспертлар да шул күләмдә премиягә лаек.

«Юниорлар» категориясендә катнашканнар шушы акчаларның яртысы күләмендә, беренче урын өчен — 86 мең сум, икенче урын өчен — 71 мең сум, өченче урын өчен 57 мең сум белән бүләкләнәчәк.

«Отельларда администрация эше» компетенциясендә алдын медаль яулаган Евгений Семенов тантанада хис-кичерешләре белән уртаклашты.

«Сәяхәтләр, кунакханәләргә бару, кешеләр белән аралашу миңа гел рәхәтлек бирә иде, шуңа күрә шушы һөнәрне сайладым. 2019 елда „Релита-Казан“ кунакханә комплексына администратор булып эшкә урнаштым, анда эшләү миңа илкүләм чемпионатта катнашу мөмкинлеге бирде», — дип сөйләде ул.

Ярышларда Татарстан 38 алтын, 25 көмеш, 39 бронза һәм профессионализм өчен 29 медаль яулап, беренче урынга чыккан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100