news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ТАССРның 100 еллыгы темасына журналистлар эшләре бәйгесе игълан ителде

Республика юбилеена багышланган материаллар 2020 елның 22 декабренә кадәр кабул ителә.

Татарстанда ТАССРның 100 еллыгы темасына журналистлар эшләре бәйгесе игълан ителде

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Адилә Зиатдинова). Татарстанда ТАССРның 100 еллыгына багышланган журналист эшләре конкурсы игълан ителде. Бу турыдагы мәгълүмат конкурсның рәсми сайтында пәйда булды.

«Без журналистларга конкурс битендә үзләренең иң яхшы материалларын урнаштырырга тәкъдим итәбез, ә сайтка керүчеләргә әлеге кызыклы тарихлар белән танышырга һәм иң ошаганнары өчен тавыш бирергә тәкъдим итәбез», диелгән хәбәрдә.

Җиңүчеләрне 2020 елның 25 декабрендә игълан итәчәкләр, аларга бүләк һәм диплом тапшырылачак. Конкурста массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре, аерым авторлар, авторлык коллективлары һәм төркемнәре, министрлык һәм ведомство, предприятие, оешма, Татарстан Республикасы Россия, якын һәм ерак чит илләр шәһәрләре һәм районнары муниципаль берәмлекләре матбугат хезмәте җитәкчеләре, матбугат секретарьлары, юридик затлар катнаша ала.

Конкурска 2019 елның 25 сентябреннән 2020 елның 24 сентябренә кадәрге язылган эшләрне тәкъдим итәргә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot