news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан предприятиеләрендә санитар нормаларны тикшерүләр ешайды

Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре бер атна эчендә 46 объектта кагыйдә бозу очракларын ачыклаган, 25 беркетмә төзегән, калган материаллар эш процессында.

Татарстан предприятиеләрендә санитар нормаларны тикшерүләр ешайды
архив/Владимир Васильев

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе предприятиеләрдә коронавирус инфекциясе таралуга каршы чараларның үтәлешен тикшерүне көчәйтте. Ведомство башлыгы Марина Патяшина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Узган атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән объектлар һәм предприятиеләрдә контрольне көчәйтергә йөкләмә бирелде. Без атна саен уртача алганда 500-600 объектны тикшерә идек. Бу атнада исә аларның саны 757гә җитте», — дип искәртте спикер.

Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре бер атна эчендә 46 объектта кагыйдә бозу очракларын ачыклаган, 25 беркетмә төзегән, калган материаллар эш процессында.

Республикада санитар кагыйдәләрне үтәмәгән өчен 4,7 миллион сум күләмендә штраф салынган, 20 объектка суд карары нигезендә үз эшчәнлеген вакытлыча туктатып торырга туры килгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot