news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ» ветеран хезмәткәрләрен Өлкәннәр көне хөрмәтенә бәйрәмгә чакырды

«Башкарылган зур эшләр артында кеше тора. Үткәнне, элек эшләгән кешеләрнең кадерен белергә кирәк», — диде «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы ветеран хезмәткәрләрен Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәмгә чакырды.

«Татар-информ» быел 30 еллык юбилеен уздыра. Ул республика тормышында бик зур роль уйнаучы мәгълүмат агентлыгы. 30 ел буе зур эшләр эшләгән, авыр вакытларда да республика тормышын, хакимият органнары эшен яктырткан. Ә зур эшләр артында кеше тора. Үткәнне, эшләгән кешеләрнең кадерен белергә кирәк», — диде «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

Ул ветераннар белән һәрвакыт элемтәдә тору әһәмиятен искәртте. Алга таба да шушындый очрашуларны традициягә кертергә кирәклеген әйтте. «Үзебез дә, кайчан да булса пенсиягә чыккач, яшь буыннар кунакка чакырыр дип өметләнәбез», — дигән теләктә калды.

Бәйрәм кунакларының берсе — Маһирә Миңнуллина. Казан дәүләт университетын 1969 елда тәмамлаган. Озак еллар Язучылар берлегендә эшләгәч, 1991 елдан «Татар-информ» агентлыгында эшли башлый һәм 2009 елга кадәр хезмәт куя. «Бердәмлек» редакциясе баш редакторы урынбасары була.

«Татар-информ» ул вакытта иганәчеләр ярдәме белән эшләде, җиде газета чыгып килде. Төрле төбәкләрдән хәбәрчеләр белән элемтә тыгыз иде. Унбер төбәктән штаттагы һәм штаттан тыш хәбәрчеләр күп иде. Көн саен алар үзләре элемтәгә чыга иде», — дип искә алды Маһирә апа.

Әлфия Миңнуллина «Татар-информ» агентлыгына 1997 елда килгәнен әйтте. «Татар-иле» газетасында Альберт Тәһавиевтә эшләдем. Гомәр Хәмзинович (Богдалов — «Татар-информ» иск.) белән икесен журналистикада үземнең укытучыларым дип саныйм. Миңа бик күп әйбер бирделәр. Маһирә апа белән чит төбәкләр белән элемтәләр тотучы «Бердәмлек» редакциясендә эшләдем», — диде.

Ул «Интертат» электрон газетасына да «Татар-информ»да нигез салынганын искәртте. «Татар дөньясы» дигән беренче татар электрон газетасын чыгара идек. Татар телендә латин графикасы белән чыкты. 300 даими укучысы хәбәрләрен җибәреп, безгә хат язып торды. Аннары «Интертат»ка әверелде. «Татар-информ» агентлыгы алга таба да бөтен дөнья татар халкына хезмәт итсен, мәгълүмат белән тәэмин итеп барсын иде», — диде Әлфия Миңнуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100