Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Октябрьдә Казан парковкалары элеккеге эш режимына күчә
Муниципаль парковкалар эш көннәрендә һәм шимбә 7.00-21.00 сәгатьләрдә түләүле булачак.
(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). 18 октябрьдә Казан муниципаль парковкалары элеккеге эш режимына күчә. Алар эш көннәрендә һәм шимбә 7.00-21.00 сәгатьләрдә түләүле булачак. Бу турыда Татарстан башкаласы Башкарма комитеты карарында хәбәр ителә.
«Казанда түләүле муниципаль парковкалар тәүлек буе эшләү режимына күчә. Эш көннәрендә 07.0-18.00 сәгатьләрдә стоянкага машина кую түләүле, ә 18.00 сәгатьтән 7.00 сәгатькә кадәр эш көннәрендә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә бушлай булачак», диелгән документта.
Автомобиль йөртүчеләр теләсә кайсы көнне, шулай ук якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә машиналарын стоянкада 15 минутка бушлай калдыра ала.
Машина кую урыннары өчен йомшартулар вакытлыча иде. Аларны бизнес вәкилләре үтенече буенча Башкарма комитет керткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз