«Кванториум» үзәгендә «Цифра+» остаханәсе ачылды

Яңа остаханәдә булачак математиклар шөгыльләнәчәк.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың «Кванториум» үзәгендә «Цифра+» остаханәсе ачылды. Яңа остаханәдә булачак математиклар шөгыльләнәчәк. Аны ачу «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Ачылу тантанасында катнашкан Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина барысын да көтеп алынган вакыйга белән котлады һәм бары тик алга гына баруларын гына теләде. Математика остаханәсендә 11 яшьтән 18 яшькә кадәрге 300 бала Scratch, Python, HTML юнәлешләрендә программалаштыру, мультимедиа кушымталар эшләү, виртуаль һәм өстәмә чынбарлык архитектурасы, челтәр һәм системалы идарә итү һ. б. тармаклар буенча белем алачак.

Тантанада Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының яңа формаларын үстерү фонды вәкиле Диана Лысенко да катнашты. Ул балаларның иҗатта янып яшәүләрен теләде.

Түбән Кама мәгълүмат үзәге директоры Роберт Талипов сүзләренчә, остаханә ачу шәһәр өчен цифрлаштыру өлкәсендә зур әһәмияткә ия. «Мәгълүмати технологияләр өлкәсендә кадрлар үстерү традицияләре дәвам итүе бик яхшы. Кадрларны безгә уку йортлары бирер дип ышанабыз», — диде ул.