news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада өлкән кешеләр өчен ачык һавада бәйрәм оештырдылар

Ветераннарны район башлыгы урынбасары Резидә Гаянова котлады. 

Кукмарада өлкән кешеләр өчен ачык һавада бәйрәм оештырдылар
Эльвира Мөбәракшина

(Кукмара, 2 октябрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Эльвира Мөбәракшина). Кукмараның Комсомол мәйданында районның үзешчән артистлары катнашында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Чара шәһәрнең өлкән гражданнары декадасын башлап җибәрде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ветераннарны район башлыгы урынбасары Резидә Гаянова котлады. 

«Кадерле өлкәннәребез, хөрмәтле ветераннар! Район башлыгы һәм шәхсән үз исемемнән сезне Өлкәннәр көне белән котлыйм. Без, яшь буын, сез — өлкәннәрдән тәҗрибә алабыз, районның бүгенгесе өчен эшлибез һәм яшибез», — диде район башлыгы урынбасары. 

Бәйрәм кысаларында Резидә Гаянова «Бөек Ватан сугышының гаилә фотохроникасы» республика конкурсында актив катнашкан өчен район ветераннар советына (җитәкчесе Валентин Иванов) Рәхмәт хаты тапшырды. Шулай ук пандемия вакытында өлкәннәргә ярдәм күрсәткән волонтерлар да район башлыгының Рәхмәт хатларына ия булды.

Резидә Гаянова шулай ук районның уңышлары белән таныштырды, башкарылган эшләр турында сөйләде, бүгенге матур тормыш өчен көчләрен кызганмаган өлкәннәргә рәхмәт сүзләре ирештерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot