Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эксперт кешене үз йортыннан ни өчен чыгарып җибәрә алулары хакында сөйләде
Кешене фатирыннан коммуналь түләүләр буенча бурычлары җыелу аркасында һәм башка йөкләмәләр нәтиҗәсендә барлыкка килгән әҗәтләре өчен чыгарып җибәрә алалар.
(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Үз милкеңдәге торактан төрле сәбәпләр буенча колак кагарга мөмкин, әмма биредә төп сәбәп – гражданинның исәп-хисап счетлары һәм йөкләмәләр буенча бурычлары җыелуы. VvCube консалтинг төркеменә нигез салучы Вадим Ткаченко «Прайм» агентлыгына шулай дип белдерде. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгы хәбәр итә.
«Кешене фатирыннан коммуналь түләүләр буенча бурычлары җыелу аркасында һәм башка йөкләмәләр нәтиҗәсендә барлыкка килгән әҗәтләре өчен чыгарып җибәрә алалар. Ничек кенә булмасын, бу бары тик суд карары нигезендә генә эшләнергә тиеш. РФ Торак кодексының 90нчы маддәсендә шулай диелгән», - дип искәртте эксперт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз