Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләрнең икенче көне бара
Кичә гадәттән тыш хәлләр турында шәһәр халкына хәбәр итү системасы – сиреналар, теле - һәм радиоэфирда, җәмәгать транспортында игъланнар тикшерелде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 2 октябрь, "Татар-информ"). Түбән Камада бүген гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләрнең икенче көне бара. Әлегә барысы да план буенча үтә, дип сөйләде гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча җирле идарә җитәкчесе Виталий Бочкарев. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Кичә гадәттән тыш хәлләр турында шәһәр халкына хәбәр итү системасы – сиреналар, теле - һәм радиоэфирда, җәмәгать транспортында игъланнар тикшерелде. Виталий Бочкарев әйтеп узганча, сигналны бөтен кеше дә ишетмәгән, әмма бу эшнең начар оештырылуын аңлатмый.
«Шәһәрдә унике хәбәр ирештерү җайланмасы бар, алар системаның бер өлеше генә булып тора. Реаль куркыныч янау очрагында янгын сүндерүчеләр, ашыгыч ярдәм, полиция, газ хезмәте экипажлары шәһәр буйлап сиреналар белән йөриячәк һәм куркыныч турында хәбәр итәчәк. Шулай ук барлык халыкка смс хәбәрләр киләчәк, телевидение һәм радио эфиры турында әйтеп тә торасы юк. Шуңа күрә барлык халыкка да оператив төстә хәбәр ирешәчәк», - диде Виталий Бочкарев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз