Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Раил Абдрахманов Татарстан яшьләр эшләре министрының ярдәмчесе итеп билгеләнде
Ул Дамир Фәттахов командасында 2012 елдан бирле эшли.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Моңа кадәр Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгында оештыру эшләре секторын җитәкләгән Раил Абдрахманов ведомство башлыгы Дамир Фәттаховның ярдәмчесе итеп билгеләнде. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татар-информ» агентлыгы алдарак хәбәр иткәнчә, моңарчы республика яшьләр эшләре министры ярдәмчесе булып эшләгән Алсу Сәетова сентябрь уртасында үз теләге белән әлеге вазифадан китте.
Фәттаховның яңа ярдәмчесе аның командасында инде җиде ел – 2012 елдан бирле эшли, дип искәрттеләр Татарстан яшьләр эшләре министрлыгында.
- Башта Абдрахманов Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимиятендә бер бүлектә баш белгеч вазифасын башкарган, аннары шул ук бүлекнең башлыгы урынбасары булган. Шуннан соң Татарстан башкаласы Башкарма комитетының аналитика бүлеге башлыгы урынбасары булып эшләгән. «Яңа ведомство – ТР Яшьләр эшләре министрлыгы формалашкач, ул оештыру эшләре секторы мөдире итеп билгеләнде», - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз