Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама районында яшелчә уңышын җыюга керештеләр
Түбән Кама районы хуҗалыклары 24 сентябрьдә бөртекле культураларның уңышын җыюны тулысынча төгәлләде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Түбән Кама, 2 октябрь, Татар-информ, "Туган як"). Районыбыз кырларыннан барлыгы 94 мең тонна икмәк җыеп алынган, гектардан уртача 34 центнер уңыш чыккан. Бу начар күрсәткеч түгел, дип яза район газетасы.
Хәзерге вакытта авыл хезмәтчәннәре кукуруз уңышын җыю, бәрәңге һәм шикәр чөгендере алу белән мәшгуль, шулай ук терлек азыгы әзерләүне дәвам итәләр. 2270 гектар мәйданның 70 процентында шикәр чөгендере алынган инде. Уңышы да начар түгел – гектардан уртача 370 центнер чыга.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган иң соңгы мәгълүматларга караганда, бер шартлы терлеккә 28,7 центнер азык берәмлеге тупланган. Хәзерге вакытта киләсе ел уңышы өчен туфрак эшкәртү дә дәвам итә. 8 мең гектар мәйданда уҗым культуралары чәчелгән.
Зур тырышлык куеп, әнә шундый уңыш җыеп алган авыл хезмәтчәннәре якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәрен күтәренке күңел белән каршылый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз