news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2011 елда Татарстанда социаль ипотека программасы буенча 422 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылачак

Бүген видеоконференция режимында республика киңәшмәсе узды

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Люция Камалова). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында торак төзү һәм файдалануга тапшыру, шул исәптән ТР Президенты каршындагы дәүләт торак программасы буенча, Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен яңа торак төзү мәсьәләләренә багышланган видеоконференция режимында республика киңәшмәсе үткәрде. Чарада шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, министрлык һәм ведомство, республика муниципаль районнары җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмәдә төп доклад белән ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 9 ай нәтиҗәләре буенча Татарстанда 1 миллион 64 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу еллык биремнең 68 проценты дигән сүз. Шуның 659 мең квадрат метрын аз катлы торак тәшкил итә. Сентябрь аенда 104 мең квадрат метр торак сафка бастырылган.
Калган өч айда 647 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырырга кирәк, аның төп өлеше социаль ипотека программасына туры килә.
Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, сентябрь аенда узган Дәүләт торак фонды попечительләр советы утырышында 2011 елга 422 мең квадрат метр (шул исәптән Казанда – 192 мең квадрат метр) күләмендә социаль ипотека программасы раслана.
“Алга таба, агросәнәгать комплексы буенча финанслау чыганаклары раслангач, яшь гаиләләргә, гражданнарның аерым категорияләренә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, кешеләрне авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы буенча 2011 елга фонд программасы параметрлары арту ягына таба яңадан каралачак”, - дип ассызыклады министр. Дәүләт торак фонды хисабы нигезендә, 1 октябрьгә барлыгы 278 мең квадрат метр торак – 4 мең фатир төзелгән, объектлар төзелеше 9,7 миллиард сум күләмендә финансланган.
“Программага кул куелды. Барлык проект эшләрен тәкъдим итәргә, без май аенда гына төзи башлаган кебек килеп чыкмасын өчен, барлык конкурс документларын яки подрядчыларны билгеләргә кирәк. Сыйфатлы торак төзү зарур һәм эш системалы рәвештә оештырылырга тиеш”, - дип ассызыклады Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot