А.Шәфигуллин: «Һөнәри белем дипломнарын сертификацияләү инструменты әзерләнә»

Бүген Казан лицейлары һәм колледжларында булган ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры аларны башкалар өчен локомотив ролен үтәргә тиеш дип саный

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин хәзерге вакытта министрлык карамагында булган 74 башлангыч һәм урта һөнәри уку йортының 3сенә барып, аларда эш оештырылышы, белем бирүнең торышы һәм матди-техник яктан тәэмин ителеш белән кызыксынып йөрде.

Республика үзәк матбугаты һәм телекоммуникация чаралары журналистлары белән берлектә оештырылган әлеге рейдта, аерым алганда, министр «Казан оргсинтез» ААҖ өчен белгечләр әзерли торган Казан нефть химиясе колледжында, «С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе» ААҖ өчен эшче кадрлар әзерли торган 123 нче һөнәр лицеенда, Халыкара сервис колледжында булды. Югарыда телгә алган һөнәри уку йортлары үз тармакларында башкаларга өлге булып тора, алар уку-өйрәнү җиһазары, лабораторияләр, компьютер техникасы, интерактив такталар, станоклар ягыннан хәтта үзләренең предприятиеләрендәгедән өстенрәк, заманчарак булып тора, уку класслары техник чаралар белән тулысынча тәэмин ителгән – болар исә егетләрне һәм кызларны үзенә җәлеп итә, дип, 2 ел элек башланган бу өлкәдәге реформалауның нәтиҗәләренә канәгатьлек белдерде министр.

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән республиканың уртагыннан финанслаудагы грантларына конкурста катнашкан андый уку йортларының чама белән барысының да хәле шул рәвешлерәк әйбәт, Татарстанның 23 башлангыч һәм урта һөнәри уку йорты җиңү яулаган иде – бу исә Россия Федерациясе регионнары арасында иң күбе санала, дип искәртте министр А.Шәфигуллин. Шушы уку йортларының хәзерге хезмәт базары таләпләренә туры китереп инновацион технологияләр кулланып укытуга әзерлек эшләре куанычлы, ул хәзердән ук гамәлдә, диде ул.

«Дөрес, грант алучыларның кайсылары, ул акчаны дөрес итеп сарыф итә белгән һәм тагын акча табу өчен ниндидер идеяләр белән яши, кайсыларында исә теләгәнчә үк түгел. Шуңа күрә бүген барган уку йортлары башкалар өчен локомотив ролен үтәргә тиеш дип саныйм. Барлык яңа технологияләрне – матди-техник яктан һәм, шулай ук, белем бирү технологияләрен аларда сынап карарга җыенабыз, шуның өчен һөнәри белем дипломнарын сертификацияләү инструменты әзерлибез, чөнки алга таба квалификацияләү системасы кертеләчәк. Бу исә кадрларны безнең икътисадка кирәклеләрен һәм тиешле сыйфатта әзерләүгә этәргеч булып торырга тиеш», - диде министр. 

Ул шулай ук башлангыч һәм урта һөнәри уку йортларында укучы балаларның соңгы елларда арта баруын, аларның вакыт үткәрү өчен түгел, ә, чыннан да, яхшы белем алып, белгечлеге буенча тормышта үзенә лаек урын табар өчен тырышуын аеруча куанычлы хәл буларак билгеләп үтте.