Җ. Яһүдин: “Җәмәгатьчелек ярдәме белән хокук бозган яшүсмерләр дөрес юлга аяк баса”

Дәүләт Советында “Балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре турындагы” Закон проектын икенче укылышка әзерләү кысаларында “түгәрәк өстәл” утырышы булып узды
(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында, “Балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре турындагы” Закон проектын икенче укылышка әзерләү кысаларында “түгәрәк өстәл” утырышы булып узды. Аны ТР Дәүләт Советының законлылык, регламент һәм депутат этикасы буенча комитет рәисе Җәмил Яһүдин алып барды.
Утырышта ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең социология бүлеге башлыгы Лариса Казанцева, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров, ТР да кеше хокуклары буенча уполномоченный Рәшит Вәгыйзов, ТР Эчке эшләр министрлыгының милициянең участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаган балалар эшләре буенча бүлекчәләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы Лев Гершанов, аның урынбасары Лариса Осипова, гаилә һәм балалар мәсьәләләре белән шөгыльләнүче иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты.
Закон проектына күз салсак, балигъ булмаган яшүсмерләрнең җәмәгать тәрбиячеләре түбәндәге бурычларны үтәү өчен җаваплы: алар авыр тормыш шартларында калган яки иҗтимагый тәртипне бозуга һәвәс яшүсмерләрне тәрбияләү буенча әти-әниләргә ярдәм күрсәтергә, балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча чаралар күрергә, җәмәгатьчелек өчен куркыныч җинаятьләрнең кабатлануына юл куймас өчен, яшүсмерләр белән профилактика эше үткәрергә, сукбайлыкны, күзәтүчесезлекне кисәтү максаты белән, башка җаваплы органнар белән хезмәттәшлек итәргә тиеш. Закон социаль ярдәмгә мохтаҗ булган, наркотик һәм психотроп матдәләргә бирешүчән, җинаять кылган, җинаять җаваплылыгыннан азат ителгән, мәҗбүри эшләргә тартылган, даими рәвештә гаиләләреннән качучы, укудан тайпылучы һәм башка тәртипсез яшүсмерләргә җәмәгать тәрбиячеләрен беркетүне күзаллый.
Җәмил Яһүдин билгеләп узганча, закон проекты җәмәгать тәрбиячеләре һәм балигъ булмаганнар хокукларына, эшен җиренә җиткереп башкарган җәмәгать тәрбиячеләренә киләчәктә стимул бирү, максат һәм бурычларга багышланган 9 маддәдән тора.
Җәмил Яһүдин әйтүенчә, балигъ булмаганнарга җәмәгать тәрбиячеләрен теркәү юнәлешендә уңай тәҗрибә республиканың 17 шәһәр һәм районында күзәтелә. “Җәмәгатьчелек ярдәме белән, законга буйсынмаган яшүсмерләр хаталарын аңлап, дөрес юлга аяк баса һәм җәмгыятьтә үз урынын табуга ирешә. Тәртипләре тайпылышлы булган яшьләр даирәсендә хокук бозуларга юл куймау проблемасы актуальлеген югалтмый. Бу юнәлештә эшне камилләштерү зарур ”, – дип ассызыклый ул.
“Түгәрәк өстәл” утырышында катнашучылар законны камилләштерү буенча тәкъдимнәре белән уртаклашты.