Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
WorldskillsRussia Чемпионатыннан Татарстан кызы алтын медаль белән кайтты
Татьяна Спирина чыгышы белән Тәтеш районыннан, Буа ветеринария техникумының 4 нче курс студенткасы.
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «WorldskillsRussia яшь профессионаллары» чемпионатында «ветеринария» компетенциясе буенча Татьяна Спирина җиңү яулаган.
ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Татьяна чыгышы белән Тәтеш районыннан, Буа ветеринария техникумының 4 нче курс студенткасы.
Татарстаннан тагын бер вәкил Екатерина Әхмәтҗанова юниорлар командасында икенче урынга лаек булган.
«Бу кызлар Татарстан данын тырышып яклаган, горурланабыз», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз