news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә яңа төрле юл билгеләре барлыкка киләчәк

Моңа кадәр машина йөртүче юлда 10 камера турында 10 билгеле күрә алса, 1 сентябрьдән кисәтү аларның һәрберсендә куелмаячак.

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Россия юлларында "Фотовидеофиксация» дигән яңа төрле юл билгеләре барлыкка киләчәк

1 сентябрьдән Россия юлларында камераларның фотовидеофиксациясе (8.23) турында кисәтә торган билгеләрне яңа төрле «Фотовидеофиксация» (6.22) билгесенә алыштыру башланды. ЮХИДИдә сөйләүләренчә, әлеге билгеле машина йөртүчеләргә трассада контроль турында хәбәр итә.

Хәзер һәр камераның табличкалары бердәм билгеләр белән алмаштырылачак. Алар контроль башланганчы конкрет араны төгәлләштермичә генә юл башында торачак. Шулай итеп, элек машина йөртүче юлда 10 камера турында 10 билгеле күрә алса, 1 сентябрьдән кисәтү аларның һәрберсендә куелмаячак.

«Аны торак пунктка керү юлында урнаштырырга мөмкин, шул ук вакытта камерага теркәү бөтен территориядә булачак», — дип билгеләп үтә РИА Новости.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100