news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белем көнендә Кукмарада балалар бакчасы һәм остаханәләр ачылды

Кукмара аграр көллиятендә грант акчасына дүрт остаханә булдырылган.

Белем көнендә Кукмарада балалар бакчасы һәм остаханәләр ачылды
http://kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 2 сентябрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Ризилә Корбанова). Кичә Кукмара районының барлык мәгариф учреждениеләрендә дә Белем бәйрәме узды. Ә Кукмара аграр көллиятендә остаханәләр, Күркәүч авылында мәктәп белән бер түбә астына урнаштырылган балалар бакчасы ачылды. Тантаналы чараларда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов катнашты.

Тантаналы чараларда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, район башлыгы Сергей Димитриевлар катнашты. «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» республика хәйрия акциясе кысаларында Күркәүч мәктәбенең беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырдылар, әлеге балалар бакчасы беркайчан буш тормасын дип, матур теләкләрен җиткерделәр.

Кукмара аграр көллияте «Яшь профессионаллар» федераль проекты, «Мәгарифне үстерү» Россия дәүләт программасының «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында, һөнәри белем бирү оешмаларының матди-техник базасын заманча таләпләргә туры килүен тәэмин итү максатларында юридик затларга федераль бюджеттан субсидияләр бирү буенча конкурста җиңүче булды. Аның гомуми бәясе 54 609 360 сумны тәшкил итә.

Грант кысаларында көллияттә авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү, агрономия, сити-фермерлык, сәнәгать бакчачылык компетенцияләре буенча 4 остаханә булдырыла.

Кәркәүч мәктәбе дә кунакларны тантаналы линейкада каршы алды. Быел биредә мәктәпкә беренче сыйныфка сигез бала укырга керәчәк, ә балалар бакчасында 10 сабый тәрбияләнәчәк.

«Элек балалар бакчасы авыл клубында урнашкан иде. Анда шартлар бик начар булды, хәтта кыш көне бүлмәләрдә температура 12-14 градустан югары күтәрелмәде, өстәмә җылытырга туры килә иде. Ә биредә ремонт эшләре февраль аенда башланып китте. Аны „Стройком Плюс“ оешмасы башкарды. Төзекләндерү эшләре җиһазлары белән бергә унөч миллион сумнан артыкка төште», — диде Кәркәүч мәктәбе директоры Раил Гаязов.

Бакчада уйнау, дәресләр алып бару, тиешле белем һәм тәрбия алу өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100