news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә китапларны сатып алганчы фотога төшерүне тыярга ниятлиләр

Күчермәләрен алуны тыю китап һәм башка вакытлы булмаган матбугат басмаларын сатучыларны якларга мөмкинлек бирәчәк.

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Россия кибетләрендә сатып алганчы китапларны фотога төшерүне һәм күчермәсен ясауны тыярга ниятлиләр. Әлеге чара китап һәм башка вакытлы булмаган басмалар сатучыларны якларга мөмкинлек бирәчәк. Тиешле карар проекты РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан әзерләнгән. Бу хакта хокукый актлар проектларының рәсми порталында хәбәр ителә.

«Сәүдә объектлары территориясендә сатып алганчы китаплар һәм вакытлы булмаган матбугат басмаларын (брошюралар, альбомнар, картографик һәм нота басмаларын, календарьлар, буклетлар) күчермәсен ясарга һәм фотога төшерергә ярамый», — дип хәбәр ителә документта.

Моннан тыш, карар проектында кире кайтарылырга яки алмаштырылырга тиеш булмаган товарлар исемлеген раслау тәкъдим ителә.


news_right_1
news_right_2
news_bot