Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә балалар пособиеләрен түләүгә тагын 34 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән
Түләү күләме төбәктә яшәү минимумының яртысын тәшкил итә.
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен айлык пособиеләр түләүгә тагын 34,3 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Тиешле боерыкны РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады. Бу хакта РФ Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Финанслауның артуы ата-аналары мондый түләүләргә дәгъва итүче балалар санының артуы белән бәйле. Хәзерге вакытта бу 3 млн һәм аннан да артык кеше.
«Балага пособие күләме төбәк яшәү минимумының 50 процентын тәшкил итә. Бу төбәгенә карап, айга якынча 5,5 мең сум», - диелә указ текстында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз