Аксубайда штраф түләмәгән өчен мәҗбүри эшләргә җәлеп итү мөмкинлеге турында кисәтәләр

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре 7 ай эчендә ЮХИДИ штрафларын түләмәүгә кагылышлы 76 беркетмә төзегәннәр.
(Аксубай, 2 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары"). Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре 7 ай эчендә ЮХИДИ штрафларын түләмәүгә кагылышлы 76 беркетмә төзегәннәр, дип яза җирле басма.Канун буенча, административ җаваплылыкка тартылган зат административ штрафны карар үз көченә кергән көннән яки кичектереп тору срогы гамәлдән чыккан көннән соң 60 көн эчендә түләргә тиеш. Хәзерге вакытта административ штрафны ирекле түләү срогы 60 көн тәшкил итә.Аксубай районы ЮХИДИ бүлеге искәртә: РФ КоАПның 20.25 маддәсе 1 өлешенә нигезләнеп, административ штрафны канунда билгеләнгән вакыт эчендә түләмәгәндә, түләнмәгән штраф суммасының икеләтә күләмендә, әмма мең сумнан да ким түгел, штраф салу яки 15 тәүлеккә кулга алу җәзасы каралган.Салынган штрафны вакытында түләмәгән өчен административ җаваплылык, карар чыгарылганнан соң 41 нче көннән башлана, икенче төрле әйткәндә, кире шикаять бирүгә бирелгән ун көнлек вакыт һәм 30 көнлек түләү вакыты үткәннән соң. Агымдагы елның маеннан канунга үзгәрешләр кертелде. Хәзер исә административ җаваплылык, административ хокук бозу турында карар үз көченә кергәннән соң 71нче көннән башлана.Моннан тыш, РФ КоАПның 20.25 маддәсе 1 өлеше 50 сәгатькә кадәр срокка мәҗбүри эшләргә тарту сыйфатындагы санкция белән тулыланган.