Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Яшь гаилә» программасы буенча чиратта торучыларның яртысы диярлек фатир алган
Ире яки хатынының яше 35 тән артмаган парлар «Яшь гаилә» программасы буенча чиратка баса бала.
(Казан, 2 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда «Яшь гаилә» программасы буенча чиратта торучыларның яртысы диярлек фатирлы булган.
Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Булат Гыйльманов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә «Яшь гаилә» программасы буенча 1009 гаилә хисапка куелганын әйтте.
«Шулардан 490 гаилә торак белән тәэмин ителгән, калганы төзелеш тәмамлануын көтә һәм фатирлы булачак», — диде.
Ул ире яки хатынының яше 35 тән артмаган яшь гаилә башкарма хакимият органына торакка дип чиратка баса алганын искәртте. Хисапка баскач туган һәр балага 200 мең сум акча бирелә.
«Элек кеше бюджет өлкәсендә, я соципотека программасын финанслый торган предприятиедә эшләргә тиеш дигән бәйләнеш бар иде, хәзер кереме булган һәр яшь гаилә чиратка басарга хаклы», — диде Булат Гыйльманов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз