news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан журналистлары «Казахстанның бәйсезлеге һәм Елбасы» бәйгесендә катнаша ала

Конкурсны республиканың Беренче Президенты китапханәсе һәм Нурсолтан Назарбаев Фонды оештыра.

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Татарстан журналистларын Казахстан Республикасы бәйсезлегенең 30 еллыгына багышланган «Казахстанның бәйсезлеге һәм Елбасы» Халыкара бәйгесендә катнашырга чакыралар.

Конкурсны республиканың Беренче Президенты китапханәсе һәм Нурсолтан Назарбаев Фонды оештыра.

Профессиональ журналистлар бәйгедә аерым да, коллектив белән дә катнаша ала. Эшләрне «Иң яхшы телевизион материал», «Иң яхшы радиоматериал», «Газета һәм журналлардагы иң яхшы мәкалә», «Интернет-гаммәви мәгълүмат чараларында дөнья күргән иң яхшы язма» һәм «Чит ил гаммәви мәгълүмат чараларында чыккан иң яхшы язма» номинацияләрендә тапшырырга мөмкин.

Конкурска 2020 елның 10 октябреннән 2021 елның 10 октябренә кадәр рәсми рәвештә дөнья күргән материаллар кабул ителә. Җиңүчеләрне составында Казахстанның танылган журналистлары, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре булган жюри бәяләячәк. Бәйсезлек көне алдыннан бүләкләү тантанасы була.

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар алдан рөхсәт алмыйча, почта яки интернет аша (электрон почта адресы: presidentlibrary.pr.kz@gmail.com) 2021 елның 20 октябренә кадәр кабул ителә.

Почта аша җибәрү өчен адрес: Z05S5X1, Казахстан Республикасы, Нур-Султан, А.Бокейхан урамы, 1А, 343 бүлмә, «Казахстанның бәйсезлеге һәм Елбасы» конкурсына» дигән билге белән: (7172) 693056, 693057, 693053, 693059).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100