news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан гаиләләре авыл ипотекасына 5 миллиард сумнан артык дәүләт ярдәме алды

Татарстанда авыл ипотекасын гамәлгә ашыру дәвам итә.

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Татарстанда 2300дән артык гаилә ташламалы шартлар белән авыл җирендә күчемсез милек сатып ала алды. Финанс ярдәме Россельхозбанкның «Авыл ипотекасы» программасы нигезендә бирелә. Халыкка күрсәтелгән ярдәмнең гомуми күләме 5 миллиард сумнан артып китте. 

Ипотека кредитының уртача чегы 2,2 миллион сум тәшкил итә. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Авыл ипотекасының өстенлекләре һәм авылда яшәүнең уңай яклары турында татарстанлылар үзләре сөйли. «Авылда туып-үстем, шуңа күрә үз йортымда яшәргә яратам. Биредә уңай да, тыныч та. Хәзер авыл ипотекасы буенча яңа йорт сатып алдым һәм сөенеп туя алмыйм», — дип, шактлыгы белән уртаклашты Питрәч районында яшәүче Гүзәлия Хәсәнова.

Ташламалы кредит алу өчен Россельхозбанк офисына мөрәҗәгать итәргә яки Свое Жилье: https://svoedom.ru/ сайтында гариза калдырырга кирәк.

Авыл ипотекасы буенча кредит алу шартларын исегезгә төшерәбез: заемчы 21 яшьтән өлкәнрәк, Россия Федерациясе территориясендә даими яки вакытлыча теркәлгән булырга тиеш. 

Татарстан Республикасы территориясендә күчемсез милек объекты сатып алганда кредитның максималь күләме 3 млн сум тәшкил итә. Кредитны 25 елга кадәр алырга мөмкин,  беренчел кертем 10 проценттан башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100