Путин десантчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Ул десантчыларның батырлыгын, кыюлыгын һәм тәвәккәллеген, шулай ук җаны-тәне белән бирелгәнлеген билгеләп үтте.

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Һава-десант гаскәрләренең шәхси составын һәм ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре — Һава-десант гаскәрләре көне белән тәбрик итте. Котлау тексты Кремльнең рәсми порталында дөнья күргән.

«Данлыклы Һава-десант гаскәрләре сафларында һәрвакытта да махсус чыныгу алган, көчле рухлы, баш имәс холыклы һәм туганнарча берләшкән кешеләр хезмәт итте», — дип искәртте Президент.

Ул десантчыларның батырлыгын, кыюлыгын һәм тәвәккәллеген, шулай ук җаны-тәне белән бирелгәнлеген билгеләп үтте.

«Сез башкаларны беркайчан да кыен хәлдә калдырмыйсыз», — дип сүзен төгәлләде Владимир Путин.