Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда М7 юлының өч участогында хәрәкәт тизлеген киметтеләр
Автоюлның берничә участогында ремонт эшләре сәбәпле, транспорт хәрәкәте чикләнгән.
(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Татарстанда М7 «Волга» юлының өч участогында хәрәкәт тизлеген 50 км/сәгатькә кадәр киметтеләр. Бу хакта «Волго-Вятскуправтодор» матбугат хезмәте хәбәр итә.
«М7 юлының 735+204 – 753+400 км, 754+300 – 761+500 км (Зөя елгасы аша салынган күпердә) һәм 761+500 – 771+246 км участокларда тизлекне чикләделәр», диелгән хәбәрдә.
Моннан тыш, машина йөртүчеләрдән бу юлның башка участокларында хәрәкәт иткәндә игътибарлы булуларын сорыйлар, чөнки юл ремонты сәбәпле, хәрәкәт чикләнергә мөмкин.
Аерым алганда, М7 юлының Биектау районында 805 тән 811+500 км участокларында капиталь ремонт уза. Питрәч районында 840-852 км, шулай ук Алубуга районында 1011+100 алып 1026 км га кадәр, Минзәлә районында 1103-1109 км га кадәр участокларда ремонт бара.
Алабуга районында 989-1000 км һәм Минзәлә районында 1081-1097 км участокларда юл эшләре бара. Шулай ук Ижевскига кергәндә 14+700 участогында һәм Менделеевск районында 28+916 км участогында юл эшләре дәвам итә.
Автомобильчеләрдән вакытлыча куелган юл билгеләрен үтәүне сорыйлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз