news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиядә бу сезонда ял итү бәяләрен арттырмаска вәгъдә иттеләр

Кайбер кунакханәләр клиентларны җәлеп итү өчен хәтта бәяне киметүгә бара/

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Россия белән авиаэлемтәне ачканнан соң Төркия кунакханәләрендә ял итү бәяләре узган ел дәрәҗәсендә калачак. Бу турыда Төркия отельерлары федерациясе башлыгы Сурури Чорабатырга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Хәзерге бәяләр 2019 елда туроператорлар белән төзелгән килешүләрдә язылган һәм алар эшләвен дәвам итә. Кунакханәләрдә коронавирус таралуга каршы чаралар белән бәйле рәвештә чыгымнар артуга карамастан, бәяләр күтәрелмәячәк. Кайбер кунакханәләр клиентларны җәлеп итү өчен хәтта бәяне киметүгә бара», — диде ул.

Чорабатыр сүзләренчә, хакимият, пандемия сәбәпле, зыян күргән икътисад секторларына, шул исәптән туристлык тармагына ярдәм күрсәтә. Әмма быел Төркия кабул итәчәк Россия туристлары саны буенча фаразлардан ул баш тартты.

«Төркия генә түгел, башка илләр дә туризм өчен ачыла гына башлады. Безнең илебез чит ил туристлары, шул исәптән Россия туристлары арасында да популяр, дип уйлыйбыз», — дип өстәде агентлык әңгәмәдәше.

news_right_1
news_right_2
news_bot