news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин шәхси составны һәм ветераннарны Һава десанты гаскәрләре көне белән котлады

Быел Һава десанты гаскәрләре оешуның 90 еллыгы билгеләп үтелә.

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Һава десанты гаскәрләренең шәхси составын һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре һәм һава десанты гаскәрләре оешуның 90 еллыгы белән котлады. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

«Сез хаклы рәвештә легендар „канатлы пехота“ ның данлы тарихы, аңа нигез салучыларның исемнәре белән горурланасыз һәм өлкән иптәшләрегездән үрнәк аласыз. Махсус операцияләр һәм тынычлык урнаштыру миссияләре үткәргәндә куелган бурычларны намус белән хәл иткән үз элгәрләрегезгә югары әзерлек дәрәҗәсен, ныклы холык һәм үзара ярдәм күрсәттегез. Һәм әлбәттә, Җиңүнең 75 еллыгында — десантчы каһарманнарга, Бөек Ватан сугышы ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре әйтелә»,  диелә котлауда.

Ил Президенты сүзләренчә, хәзерге буын солдатларның һәм офицерларның гаскәрләрдә булган хәрби, патриотик традицияләрне лаеклы рәвештә дәвам итүе, законны хөрмәт итүне, иң катлаулы, штаттан тыш хәлләрдә, Хәрби антка һәм Ватанга тугрылыклы булулары бик мөһим.

«Сез беркайчан да сынатмаячаксыз, Ватан мәнфәгатьләрен сагында нык торачаксыз, Россия Кораллы Көчләрен үстерүгә, илнең оборона куәтен һәм милли иминлеген ныгытуга зур өлеш кертәчәксез», — дип йомгаклады Владимир Путин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100