news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада чәчәк үсентеләре утыртуны төгәлләделәр

Бу җәйдә шәһәрдә барлыгы 154 мең чәчәк үсентесе утыртылган.

Алабугада чәчәк үсентеләре утыртуны төгәлләделәр
«Новая Кама»

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Алабугада чәчәк үсентеләре утырту төгәлләнде. Чәчәкләр шәһәрнең төрле өлешләрендә — Алабугага керү юлындагы боҗраларда, Тынычлык проспекты һәм Яшьләр урамы буенча, Нефтьчеләр проспектында һәм Төзүчеләр урамында, шулай ук Казанның үзәк урамында урнашкан. Бу хакта «Новая Кама» газетасы яза.

Шәһәр кешеләрен һәм кунакларын бәрхет, виола, сальвия, петуния, пеларгония, герань, бегония һәм башкалар шатландыра. Шәһәрне чәчәкләр белән «Төзекләндерү һәм яшелләндерү» МУП хезмәткәрләре бизи.

Бу җәйдә шәһәрдә барлыгы 154 мең чәчәк үсентесе утыртылган.

«Төзекләндерү һәм яшелләндерү» МУП башлыгы Наталия Балобанова сүзләренчә, хәзер алар бөтен көчләрен үсемлекләрне карауга –чүп утауга һәм су сибүгә бирәләр.

Төзекләндерү идарәсе хезмәткәрләре чираттагы мәртәбә шәһәрлеләргә бу матурлыкны саклауны сорап мөрәҗәгать итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100