news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Д. Исхаков Кол Шәриф сәясәте турында: Бәлки русларга бирелергә кирәк булгандыр

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков "Татар-информ"га интервьюсында Казан ханлыгының соңгы көннәре һәм Кол Шәриф турында сөйләде.

Д. Исхаков Кол Шәриф сәясәте турында: Бәлки русларга бирелергә кирәк булгандыр

(Казан, 2 август, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Сөембикәне сатып җибәргәннәр дигән сүз дөресме? Казан ханлыгы яулап алынганда Кол Шәриф нинди роль уйнаган? Аны милли каһарман дип атый алабызмы? Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков "Татар-информ"га интервьюсында Казан ханлыгының соңгы көннәре һәм Кол Шәриф турында сөйләде.

Дамир Исхаков интервьюсындагы төп фикерләр:

Кол Шәриф – сәед, дипломат, шагыйрь

Сәедләр һәм шәехләр – кемнәр алар?

Казан ханлыгын яулап алу һәм Кол Шәрифнең фаҗигале язмышы

"Сөембикәне сатып җибәрделәр" дигән сүз дөрес түгел, бу - сәяси адым

Без Кол Шәрифнең кем икәнен татар халкына аңлатырга тиеш

- Кол Шәриф татарлар тарихында бик әһәмиятле шәхес. Гади генә әйткән вакытта, ул - Казан ханлыгының бөек сәеде. Соңгысы. Шуңа күрә Казан кремле эчендә урнашкан төп мәчетебез аның исеме белән аталган.

Кол Шәриф – сәед, дипломат, шагыйрь

- Кол Шәриф - ул псевдониммы? Кол дигән сүз нәрсәне аңлата?

- Ул Аллаһ Тәгаләнең колы дигән сүз. Һәм минем белүемчә, андый атама сәедләргә карата монда элек тә кулланылган. Мәсәлән, безнең Колсәет дигән авыл бар. Һәм тагын бер сәед билгеле Казан ханлыгында - Кол Мөхәммәт дигән. Димәк, ул аларның исемнәренә кушылган бер өстәмә сүз. Аллаһ Тәгаләгә буйсынучы, аның колы дип атаганнар Казан сәедләрен.

- Аңа ничә яшь булганы билгелеме?

- Төгәл билгеле түгел. Ләкин, минемчә, ул әле бик карт булмаган.

- Аның гаиләсе турында мәгълүмат бармы?

- Бер мәгълүмат та юк, кызганыч. Гомумән, сәедләр турында безнең мәгълүмат бик аз. Мин Алтын Урда һәм Казан ханлыклары сәедләре буенча аерым китап эшләдем. Шуны язганда күрдем, мәгълүматны энә белән казыган кебек кенә казып чыгарырга мөмкин. Ә болай өстә генә яткан, киң таралган мәгълүмат юк.

 - Бу кеше Казанда ни дәрәҗәдә абруйлы булган?

- Рус елъязмаларына караганда, Кол Шәриф бик авторитетлы шәхес булган, аның сүзләренә колак салганнар. Ул бик тирән белемле булган. Дипломат буларак та әһәмиятле роль уйный алырлык шәхес буларак билгеле.

Аның турында мәкаләләр язарга мөмкинлек бар. Әгәр дә балалар өченме, зурлар өченме берәр китап чыгарсак, аның турында бик тыгыз итеп язганда бер өч битлек шактый энциклопедик рухтагы мәкалә язарга була. Һәм анда кереп китсәк, аның шагыйрь, дипломат буларак хезмәтләре хакында да эшләргә була.

Мин уйлыйм, бу шәхескә Казанда һәйкәл булырга тиеш. Бездә кайвакыт әйтәләр, мөселманнарга һәйкәл кирәк түгел дип. Юк, кирәк! Әһәмиятле дини һәм интеллектуаль фигура буларак аның хакы бар һәйкәлгә.

Кызганыч, Кол Шәрифнең җирләнггән урыны билгеле түгел. Мин уйлыйм, Казанны яулап алганнан соң, анда карап тормаганнар кемнең кем икәнен. Бәлки якыннары арасыннан берничә шәхес исән калган булса, берәр җиргә алып барып җирләгәннәрдер. Ләкин күпчелек очракта шул гомуми бер каберлек булган инде. Казан кремле эчендә андый гомуми каберлекләрнең эзләре чыкты. Шунда чокырга күмгәннәр дә куйганнар инде анда һәлак булучыларны. Яисә Иделгә ыргытып, гәүдәсен агызып та җибәрергә мөмкиннәр.

Сәедләр һәм шәехләр – кемнәр алар?

- Кол Шәриф - Казан ханлыгының бөек сәеде, дидегез. Сәедләр кемнәр алар?

- Безнең халык сәеднең ким икәнен бик аңлап бетерми, билгеле. Мөхәммәд пәйгамбәр заманыннан бирле аның нәселе арасында ике тармак булган. Берсе аның - сәедләр, икенчесе - шәехләр. Сәедләрнең шәҗәрәләре турыдан-туры Мөхәммәд пәйгамбәргә тоташа. Бәхеткә, без татар сәедләренең шәҗәрәсен бүген кулда тотып карый алабыз. Мәсәлән, Касыйм ханлыгындагы сәедләрнең шәҗәрәсе бар. Анда Шакуловлар нәселе бар. Без математик һәм галимә Сара Шакулованы беләбез, ул Касыйм сәедләре нәселеннән.

Шәҗәрәне караган вакытта күренә - нәселе чынлап та Мөхәммәд пәйгамбәргә барып тоташа. Ул шәҗәрәдә әйтелгән - бөтен татар ханлыкларында да шушы сәедләрнең туганнары утыра иде диелгән. Бер үк тамырдан чыккан сәедләрнең татар ханлыкларында утырулары тарихи яктан аңлатыла. Алтын Урдада ислам динен кабул иткән вакыт Үзбәк хан заманына туры килә. Татарларны исламга кайтаруның, кертүнең башы хәзер Казахстан җирендә булган Төркестан белән бәйле. Төркестан җирләрендә элек-электән шушы Мөхәммәд пәйгамбәрнең нәселеннән булган сәедләр һәм алар белән бәйле шәехләр яшәгән.

Сәедләр белән шәехләрнең аермасы нәрсәдә? Сәедләр изге фигура буларак карала, алар идеологик байрак кебек тотылган. Ә шәехләр күбрәк укыту эшләре белән шөгыльләнгән. Гарәпләр яулап алу вакытларында Урта Азиягә килгән. Мөхәммәд пәйгамбәрнең нәселеннән булган шәхесләр әкренләп төрле җәмгыятьләр оештырган. Ул җәмгыятьләр Алтын Урда чорында аерым тарикатьләр - дини берләшмәләр барлыкка китерә башлаган. Шул тарикатьнең берсенең үзәге хәзерге Казахстанның Төркестан өлкәсендә. Безнең бабалар юкка ягына йөрмәгәннәр Урта Азиягә. Әхмәт Ясәви тарафдарлары, яраннары дип әйтсәк тә ярый, Алтын Урданы исламга китерүдә бик актив катнашкан. Шулар арасында Сәед ата дип йөртелгән бер шәхес булган. Ул Үзбәк ханны исламга керткән һәм аннан соң Үзбәк ханның балаларын ислам дине гыйлеме буенча укыткан. Аның соңыннан Урта Азиягә кире кайтып киткәнлеге дә билгеле. Ул Төркестанда үлгәндер дип уйлыйм. Безнең сәедләр шул шәхес белән бәйле.

Без, билгеле, Кол Шәрифнең шәҗәрәсен бик яхшы белмибез. Әмма кайбер мәгълүматлар нигезендә, Кол Шәрифнең Хаҗи Тархани дигән тәхәллүсе булганы билгеле. Ул бәлки Әстерхан ханлыгыннан чыгып, монда килгән кешедер.

Әгәр дә сәедләрнең бер ханлыкта уллары ягыннан нәселләре өзелсә, алар башка ханлыктан икенче сәедне китереп куя алганнар. Зур гына бер гаилә инде. Казан ханлыгында сәедләр ислам институтларының башында торган. Ягъни, барлык ислам җәмгыяте алар кул астында эшләгән.

Кол Шәрифнең тормышы турында без рус елъязмаларында шактый гына мәгълүмат күрә алабыз. Кол Шәриф ул, беренчедән, дипломат буларак билгеле, сугыш эшләрендә дә катнашкан. Һәм без аның бик гыйлемле шәхес булганлыгы турында да әйтә алабыз.

Ни өчен дин башында торган, китап өстендә утырырга тиеш булган кеше дипломатик һәм сугыш эшләрендә катнашкан дигән сорау туарга мөмкин. Моның үз традициясе бар. Мин әйткән Сәед ата Алтын Урда заманында татарларны ислам диненә керткәч, ул һәрбер татар кабиләсенә берәр вәкил - шәехләрне җибәрә. Аерым кабиләләр тарихында аларның исемнәре дә сакланган. Хәзерге терминны кулланып әйтсәк, алар комиссарлар булган. Алар бу татар кабиләләре ислам динен дөрес тоталармы, юкмы дип карап торган. Һәм, билгеле, бу кешеләрнең хәрби эшләргә мөнәсәбәтләре дә булган. Алар сугышларда катнашкан һәм еш кына сугыш эшләрендә әһәмиятле фигуралар булган. Урта гасыр өчен хас әйбер бу - сугыш белән дипломатия бер-берсенә бәйләнгән булган. Шуңа күрә татар ханлыкларында да шушы традиция сакланган.

Без Казан ханлыгыннан да күрәбез, вакыт-вакыт сәедләр сугышта катнашкан. Касыйм сәедләренең дә сугышта катнашуы турында мәгълүматлар бар. Кол Шәриф турында сөйләгәндә, аңа өйдә генә аяк бөкләп утыручы шәхес дип карарга кирәк түгел.

Сәедләрнең тагын бер әһәмиятле функциясе булган. Татар ханлыкларында нинди дә булса бер шәхесне тәхеткә утырткан вакытта Коръән нигезендә ханга багышланган хөтбә укытылган. Димәк, ханны күтәрү эшендә дә катнашкан сәедләр. Кол Шәриф шулай ук бу эштә дә катнашкандыр дип уйлыйм.

Кол Шәриф әһәмиятле, зыялы шәхес тә булган. Аның суфичылык рухында язылган шигырьләре сакланган. Аларны Марсель Әхмәтҗанов китап итеп бастырды.

Казан ханлыгын яулап алу

Кол Шәрифнең бер бик кызыклы хаты сакланган. Ул хатны үз вакытында Зәки Вәлиди Төркия архивларыннан табып, бастырып чыгарды. Аның исеме “Зәфәр намә-и виләяте Казан”. Бу 1550 елны төрек солтанына язылган хат. Кол Шәриф 1549 елның кышында руслар белән булган сугыш турында яза. Ул сугышта татарлар русларны бик каты җиңә. Рус гаскәрләре кырыла. Бу хакта мәгълүматлар хәтта рус елъязмаларында да бик ачык бирелмәгән, җиңелү турында язарга яратмыйлар, аны истә калдырмаска тырышканнар. Әмма аларның каты җиңелгәннәре бу хаттан ачык күренә. Бу инде Казан ханлыгы яулап алынасы еллар килеп җитәр алдыннан. “Зәфәр намә-и виләяте Казан”да Кол Шәриф үз заманына бәя бирә.

Бик кызык кына бер урынын укып күрсәтәм сезгә. Мисрак дигән өлеш бар монда. Башта Кол Шәриф әйтә: “Һичкем яманның күршесендә булмасын”. Аннан соң ул менә мондый бәя бирә. “Казанга һичбер җирдән ярдәм һәм таяныч ирешмәс. Бары тик Тәңре якын һәм фәрештәләр генә ярдәмче. Шул авыр сәбәптән Казан шәһәренең падишаһлары, кяфер иле белән килешүләр аркылы мәмләкәтләренең җитешлеген тәэмин итәргә тырыштылар”, дип яза ул. Димәк, Кол Шәриф русларның көчләре күбрәк булуын аңлаган. Һәм бәлки күзаллагандыр Казан ханлыгының алга таба җиңеләсең.

Аның алдында шундый дилемма булган - алга таба монда калыргамы, юкмы. Әстерхан ханлыгыннан килгән сәед буларак, аның кире шунда кайтып китәргә мөмкинлеге булган. Ләкин Кол Шәриф карар үзе өчен карар кабул итә. Һәм шушы әсәрендә ул яза: “Без кяферләргә үзебезнең илне бирергә тиеш түгел”, ди. Кяферләргә каршы ул изге сугыш – газа алып барырга кирәклеге турында әйтә. Ягъни, рус гаскәрләренең Казанга килүләре чынлыкта Мәскәү бөек кенәзлеге тарафыннан көнчыгышта христиан динен көчәйтү өчен сугыш итеп кабул ителә. Ә Кол Шәриф: “Без мөселманлык эшен якларга һәм кяферләргә каршы изге сугыш алып барырга тиешбез”, ди. Димәк, монда диннәр арасында каршылык килеп чыга. Ул диннәр арасындагы конфликт булуын аңлап яза моны һәм нәрсә булып бетәчәген дә чамалый.

Аның язмышы фаҗигале рәвештә тәмамлана. Казанны алган вакытта Кол Шәриф үзенең кул астында булган яшьләр белән хан сарае янында бик каты сугыша. Суфилар, дәрвишләр - бу үзенә күрә бер аерым гаскәри берләшмә була. Рус тарихчылары мәгълүматларына караганда ул яраннары белән бергә сугыша-сугыша үзенең мәдрәсәсенә таба күтәрелә һәм ул шунда үтерелә. Ул җиргә егылып төшә. Казанны алганнан соң шәһәр буенча йөргән рус гаскәрләре башлыгы Андрей Курбский, Кол Шәрифнең җирдә яткан гәүдәсен күрә. Аның язмасында да бу хакта язылган. Кол Шәриф бөтен якыннары белән ахыргача Казан ханлыгын саклап калу өчен сугыша һәм шунда үлә.

Сөембикәне Казаннан биреп җибәрү – капитуляция түгел, ә сәяси адым

- Казан ханлыгы алынганчы, Кол Шәриф Сөембикәне һәм Үтәмешгәрәйне Мәскәүгә җибәргән. Ул вакытта, димәк, Кол Шәриф монда булган инде. Ни өчен Кол Шәриф шул вакытта каршы чыкмаган, ханны алып калмаган? Ханны биреп җибәрү ул бит инде символик капитуляция дип әйтергә була.

- Бу капитуляция түгел, бу сәяси вәзгыятьтә хәрәкәт итүнең бер ысулы. Чөнки руслар ультиматум куя. Әгәр дә Сөембикәне һәм аның малае Үтәмешгәрәйне җибәрмәсәгез, без гаскәр белән килеп, Казан ханлыгын алабыз, диләр. Руслар кулында көч күпкә артыграк була. XVI гасырның уртасында русларның демографик потенциалы татарларга караганда 8 тапкырга артыграк булган. Шуңа күрә гаскәрләр дә бик зур булган.

Казандагы татарлар, затлы татарлар әгәр дә Сөембикәне җибәрсәк, руслар бәлки һөҗүм итмәс, дип уйлый. Сәяси адым була бу. Ә русларга бу ни өчен кирәк була? Сөембикә бит ул шундый фигура - аның Сафагәрәйдән туган улы Үтәмешгәрәй - Кырым ханнары династиясенең вәкиле. Шуңа күрә русларга Кырым белән ике араны өзү өчен, Үтәмешгәрәйне Казаннан җибәрергә бик кирәк була. Чөнки Кырым ханлыгыннан Казанга ярдәм килергә мөмкин була.Үтәмешгәрәйне Казаннан чыгарып җибәрсәләр, монда безнең ханнар юк дип, Кырымнан ярдәм килмәс дип уйлыйлар Мәскәүдә. Русларның планнарында Казанны яулап алу була.

Тагын бер ягы бар, нугайлар Казан эшләрендә катнашмасын дигән сәясәт алып барган руслар. Сөембикәне Казаннан чыгарып җибәргәч, Казанга ярдәмгә аның әтисе ягыннан гаскәр килмәс, дип тә өметләнәләр.

Шуңа күрә Сөембикәне биреп җибәрү сәяси адым булган. Ләкин Казан татарларының планнары чынга ашмый. Алар Казанга Олы Урдадан калган Әстерханда утыручы татар ханнары нәселеннән булган шәхесне – Ядегәр Мөхәммәдне алырга мәҗбүр булалар. Ядегәр Мөхәммәд белән берникадәр гаскәр килә килүен, әмма ул кирәкле санда булмый. Шулай итеп татарларга Әстерхан ягыннан да ярдәм булмый. Бу Казан татарларының, монда утыручы затлы татарларның сәяси ялгышы булып чыга. Аларның планнары барып чыкмауда алар үзләре гаепле инде чынлыкта.

Сөембикәне сатып җибәрделәр дигән сүз - дөрес әйбер түгел. Бу сугыш булмасын өчен эшләнгән бер адым булган. Әгәр дә Сөембикәне Казаннан җибәрмәгән булсалар, мәскәүлеләр сугышны бәлки алданрак башлап җибәргән булырлар иде.

- Сөембикә киткәч, монда хан калмый. Шуңа күрә Казан җитәкчелеге ханлыкны бирергә күпмедер дәрәҗәдә әзер булган дип әйтеп буламы?

- Юк. Казанлылар шунда ук Казан шәһәренә ханга Әстерханнан шәхесне чакыралар. Ядегәр Мөхәммәд килеп җитә. Ядегәр Мөхәммәд үзе белән алып килә 3 меңлек нугай отрядын. Казан озак вакыт хансыз тормаган. Хан тәхеткә шунда ук утыртыла. Соңыннан ул 3 меңлек нугай отряды Казанны саклау сугышында актив катнаша. Алар барысы да диярлек кырылып бетә, бер өлеше генә исән кала. Исән калганнары Алабуга ягына кача. Атаклы Борис Ишболдин, мәсәлән, шул нугайлар нәселеннән. Моны Ишболда кенәзенең исеме күренә, нугайлар арасында сакланган алар.

Тәхеттә бернинди дә өзеклелек булмый. Сөембикә китүгә, аның урынына башка кешене утырталар тәхеткә.

- Миңа калса, бер дәүләтнең үз патшасын икенче дәүләткә биреп җибәрүе - ул бирелү буларак кабул ителә.

- Алай итеп тә карарга була. Руслар бит инде элек тә Казан ханлыгы өстеннән контроль итәргә тырышалар. Алар Казанны алып, үз кешеләрен утыртканнар монда тәхеткә, үз тарафдарларын. Бу, чынлап та, русларның көчәйгән вакыты, моннан беркая да китеп булмый. Мин әйтеп киттем бит инде Кол Шәрифнең хаты турында. Әгәр көчең юк, күршең яман икән, ул вакытта син мәҗбүр буласың шул юнәлештә хәрәкәт итәргә, дуслашырга тырышасың аның белән, үзеңне саклап калырга тырышасың.

Башка бер мөмкинлек тә бар иде. Анысын ул вакытта татарлар уйламаган. Бәлки русларга ирекле рәвештә бирелергә кирәк булгандыр. Ул вакытта үлүчеләр, кырылучылар саны әзрәк булырга мөмкин иде. Ләкин бу барыбер дәүләтне бетерү дигән сүз.

Казандагы затлы татарлар арасында андый планнар да булган - үзләренең биләмәләрен, эчке байлыкларын саклап калу өчен Мәскәүгә ирекле рәвештә кушылырга. Ләкин безнең бабалар ахыр чиктә каршылык күрсәтү сәясәтен сайлап ала. Тарихи мәгълүматларны укымаган кешеләр аны күз алдына да китермиләр. Казан өчен бу сугыш коточкыч булган! Рус елъязмаларында язылганча, руслар шәһәр эченә кергәндә, үлгән татарларның гәүдәләре крепость стенасына тигез булган. Аннан соң руслар ул үлекләрне Иделгә ыргыталар. Казансу һәм Идел буенча өч көн мәетләр аккан дигән мәгълүматлар бар. Казаннан 20 мең татарны - хатын-кызларны, балаларны, яшьләрне әсирлеккә алып китәләр, ирләрне үтерәләр.

Демограф буларак санауларыма караганда, ул сугыш вакытында татарларның өчтән бере үлә.

- Казан тирәсендәге татар авыллары сугышта катнашмаган дип әйтәләр. Һәм моны Сөембикә китү сәбәпле, Казанда хан булмаганга күрә Кол Шәриф өчен сугышырга теләмәү белән дә бәйлиләр.

- Юк, монда дөрес аңларга кирәк. Сугыш бер дәүләттә дә крестьяннар эше түгел. Казан ханлыгында булган сугыш белән шөгыльләнүче кешеләр.

Казан ханлыгының гвардиясе 10-12 мең кеше булган. Олуг Мөхәммәд заманыннан калган татарлар ул, шулар сугыш белән шөгыльләнгән. Әгәр дә бик авыр вәзгыять булса, бик зур гаскәр басып керсә, ул вакытта башкаларны да җыйганнар, ополчение буларак. Бу очракта Казан гаскәрләре 50 мең, хәтта 100 меңгә җиткерелә алган.

Гади крестьян сугыш эшен белмәгән. Ул сәнәк күтәреп атлы гаскәргә каршы көрәшә алмый. Шуңа күрә халык сугышта катнашмаган дигән сүз тарихи чыганаклар нигезендә расланмый. Руслар Казанны алганнан соң, Арча якларына хәрәкәт итеп, Саба районы Эзмә авылларына кадәр барып җитеп, анда гади халык белән дә сугышканнар.

Әле бит Казанны алганнан соң да восстание күтәрелә. Һәм ул 1557 елны гына бастырыла. Анда халык бик күп катнаша. Күп кенә татарлар шул вакытта да кырыла. Шуңа күрә Казан шунда ук бирелде дигән сүзләр дөреслеккә туры килми.

- Ләкин тау ягы бирелә бит инде, мәсәлән, Свияжск җирләре бирелә. Бу ни сәбәпле шулай була?

- Тау ягына руслар иртәрәк керә. Свияга каласын куйганнан соң, руслар шул җирдә контроль итә башлый. Безнекеләр Свияга каласы тирәсендә йөриләр шау-шу күтәреп. Чынлыкта ул русларның мондагы форпостлары була. Аңарчы ук руслар Васильсурск дигән шәһәрне төзегән була, аны шулай ук Васильград дип тә йөрткәннәр. Бу шулай ук әлеге территорияне контрольгә алу өчен эшләнгән.

Рус гаскәрләре килеп кергәч, татарлар бернәрсә эшли алмыйлар. Сан ягыннан аларга каршылык күрсәтү мөмкин булмаган. Әмма Казан ханнарының Иделнең уң ягын бердә бирәселәре килми. Шаһгали Казанда тәхеттә утырганда руслар ул якны бирергә чакыра. Әмма Казандагы затлы татарлар берсе дә килешмиләр моның белән. Шаһгалигә каршы чыгуның бер сәбәбе дә шул була. Татар үз җирен бирергә уйламый берничек тә.

- Сез Сөембикәне сатып җибәрделәр дигән фикер белән килешмим, дип әйттегез. Ләкин шундый гаепләүләр яңгырый бит. Моңа нигез бар дип саныйсызмы?

- Нигез бар. Ул сәяси адым һәм татарлар, Казандагы хөкем итүче даирәләр аңлы рәвештә шундый карар кабул итәләр. Алар киңәшмә үткәрәләр, безгә нишләргә дигән. Чөнки руслар ягыннан турыдан-туры янау килә, хатлар килә. Әгәр дә бирмәсәгез, без гаскәр белән киләбез дә, сезне бетерәбез, дигән. Аларга каршы торырлык андый зур көч булмый бит. Алдагы вакыйгалар шуны күрсәтә, көч руслар ягында булган чынлыкта. Татарлар аңлаганнар аны.

- Тарихчы буларак, Кол Шәрифнең мондый адымын сез хата дип саныйсызмы?

- Ул Кол Шәрифнең адымы гына түгел. Кол Шәриф бу эштә сәяси фигура буларак кына катнаша. Ул вакытта бит хан диваны дигән киңәшмә органы булган, карарны алар барысы бергә кабул итәләр. Моны ялгыш дип карап булмый чынлыкта. Чөнки, Сөембикәне җибәрдеңме-юкмы, барыбер сугыш буласы иде Казан татарлары өчен. Руслар инде әзер булганнар Казанны яулап алырга. Бәлки бер-ике елга чигерелер генә иде бу яулап алулар.

Кол Шәриф халыкка тиешенчә аңлатылмаган

Кол Шәриф - героик шәхес. Ул дини юнәлештә дә, сәяси юнәлештә дә бик әһәмиятле фигура. Билгеле, бу фигураны без шулай ук күтәрергә тиешбез. Хәлбуки, ул безнең белән Мәскәү арасында каршылык китереп чыгара торган шәхес. Чөнки аның идеологиясе буенча, ул ватанны кяферләрдән сакларга тырышкан. Ләкин ул бит татар дөньясын, мөселман дөньясын саклаган, шуңа күрә без татар, мөселман кешеләре буларак, андый фигураларны онытырга тиеш түгел.

Казан кремле эчендә аның исемендәге мәчет торгызылу - символик әһәмияткә ия. Чөнки без аның һәйкәлен куймасак та, шушы мәчет аркылы Кол Шәрфинең исемен торгыздык. Бу безнең милли аң өчен әһәмиятле бер әйбер.

Әмма Кол Шәриф халыкка тиешенчә аңлатылмаган, кызганыч. Шуңа күрә күп татарлар Кол Шәрифнең кем булганлыгын һәм тарихта нинди роль уйнаганын белми.

Һәм без шуны да онытмаска тиешбез - әгәр дә без татар исламы турында сөйләшәбез икән, аны шушы Кол Шәриф кебек кешеләрдән башка аңлап булмый. Мин әйттем инде - безнең ислам Ясәви тарикате белән бәйле булган. Һәм ул бәйлелекне без бервакытта да онытмаганбыз. Безнең бабайлар бит ислам динен өйрәнергә гел Урта Азиягә йөрделәр. Ул борынгыдан калган традиция. Шуңа күрә суфичылык исән булган вакытта, безнең ул җепләр өзелмичә алып барылды. Һәм ул турыда сөйләшкән вакытта, безгә Кол Шәриф кебек шәхесләрне истә тотарга кирәк.

Аннан соң без Кол Шәрифне Казан белән генә бәйләргә тиеш түгел. Чынлыкта, Болгарда да шушы ук тарикать кешеләре булган. Мәсәлән, Казан университетында эшләгән бер галим 1847 елны Болгар шәһәре харәбәләренә бара һәм аның шунда күргәннәре турында дигән кызыклы гына мәкалә яза. Ул шунда татарларның хәзерге Болгардагы мәчет калдыклары янында намаз укып утырганнарын күрә. Ул алар янына килә дә, сорый: “Сез монда кем хөрмәтенә укыйсыз?” ди. Һәм анда җыелган татарлар Әхмәт Ясәвине дә телгә ала. Димәк исламны китергән шәхесләр Болгарда да җирләнгән булган. Ягъни, Казандагы сәедләр белән Болгардагы сәедләр һәм изге шәхесләрнең бер-берсенә бәйлелекләре бар, электән калган традиция бу. Шундый ук әйберне без иске Казан җирлегендә дә күрә алабыз. Монда бер үк традиция - Алтын Урдада башланган традиция дәвам итә.

Шуңа күрә Кол Шәриф турында сөйләшкән вакытта, без бу сәедләрнең барлык татар ханлыклары өчен уртак фигуралар булуын һәм аларның тарих башы Алтын Урдага барып тоташуын истә тотарга тиешбез. Ә инде аннан да түбәнрәк төшсәк, алар Урта Азия белән бәйле. Моның җеп очлары исә гарәпләр дөньясына бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100