Кукмараның "Сельхозтехника" мәйданын балтырган баскан

Әлеге зыянлы үлән күп вакытта кешеләрнең битарафлыгыннан - орлыгы җитешкәнче чапмаганга күрә киң тарала.

(Кукмара, 1 август, "Татар-информ, "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова).  Балтырган, республиканың күп кенә районнарында таралып, шактый гына мәйданнарны биләп алган. Кукмара районында да бар әлеге зыянлы үлән, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Соңгы вакытта  балтырган үләне турында газеталарда күп язалар. Сындырып алганда согы тиеп китсә, тәнне пешерә, ул урында куыклар барлыкка килә, ә аллергиядән интегүчеләрне аяктан егарга да мөмкин, ә күзгә эләксә, сукыр калдыра икән."Россельхознадзор" идарәсенең дәүләт инспекторы Мөдәрис Фәттахов белән балтырган үскән урыннарны карап кайттык. Кукмарада әлеге үләнне элеккеге "Сельхозтехника" территориясендә очратырга була. 

Районда кайчандыр иң куәтле оешмалардан саналган "Сельхозтехника"ның территориясе бүгенге көндә ташландык шәһәрчекне хәтерләтә. Монда чүп үләннәре кеше буе булып үсеп, әйләнә-тирәне басып киткән. Күрәсең, биредә эшчәнлек алып баручы вак оешма-предприятие хуҗаларының моңа исе китми. Югыйсә, үлән чабарлык кына вакыт табарлар иде. Нәкъ менә шундый битарафлык агулы балтырганның таралуына сәбәпче була. Аны анда берничә урында очратырга мөмкин. Ак чәчәкле бу биек үлән ерактан ук "мин" дип күренеп тора. Кайберләренең чәчәге коелып, орлык формалашып килә. Әгәр алар тиз арада чабылмаса, тагын да зуррак мәйданга чәчеләчәк. Кошлар ярдәмендә, җил, машина тәгәрмәченә ияреп таралу мөмкинлеген дә онытырга ярамый. Балтырган үскән урында гына ком өеменә игътибар иттек, әгәр аны территориядән читтә куллансалар, орлыклар район буенча сибеләчәк, дигән сүз.

Балтырган үләне турында кечкенә вакытлардан ук ишеткән бар иде, әле алай гына да түгел, без аны файдалы дип җыеп ашый да идек. Безнең тирәдә ул "Китәк ягы" дип йөртелүче Бөр елгасының аръягында үсә иде. Әти белән мотоциклга утырып, шунда балтырган, кузгалак җыярга барган истә. Әмма бер дә әлеге үләннең зыянлы булуы турында ишеткән булмады, бары тик өлкәннәрнең иренегезгә тидереп ашамагыз, чабырып чыгачак, дип әйткәне генә хәтердә.

"Табигатьтә балтырганның унбишләп төре билгеле. Борщевик Сосновского дип аталучы балтырганны безнең якларда үсә торганы белән бутарга ярамый, - диде Мөдәрис Фәттахов. - Ул – кәрзинсыманнар семьялыгына керүче, озынлыгы ике-өч метрга җитә торган күпьеллык үлән. Сабагы көпшәсыман, яфраклары исә зур ябалдаш формасында, ул фотосинтез процессы яхшы барсын, күбрәк кояш нурларын алып, тамырны ныграк тукландыру өчен яраклашкан. Бу төр балтырганны төрле гербицидлар белән дә юк итеп булмый, тамыры да җир астына бик тирәнгә - өч метрга хәтле китә, шуңа күрә аннан котылу мөмкин түгел. Хәзерге вакытта иң мөһиме – аның таралуына юл куймаска, орлыгы җитешкәнче чабарга кирәк.

Мөдәрис Фәттахов белән балтырганның Кукмарага ничек килеп эләгүе турында күпме генә баш ватсак та, җавабын таба алмадык. Ә республикага әлеге үлән 1972 елларда терлек азыгы буларак читтән кайтартылган була. Әмма соңыннан аның малларга зыянлы икәнлеге ачыклангач, культуралы үсемлекләр исемлегеннән төшерелгән һәм чүп үләне булып атала башлаган. Тик инде орлыклары бөтен республика басуларында таралырга өлгергән. Кешеләргә, терлекләргә куркыныч булса да, ул карантин үлән буларак теркәлмәгән, шуңа күрә аны юк итү буенча мәҗбүри чаралар кулланып булмый, дип аңлатты дәүләт инспекторы. Кукмарабызга әлеге агулы үлән таралмасын, сәламәтлегебезгә зыян килмәсен өчен, әйләнә-тирәбездә чисталык, тәртип булдыру үзебездән тора.

Әлеге язма басылуга бирелгәнче, без "Сельхозтехника" территориясен тагын бер кат карап кайтырга уйладык. Кайбер җирләрдә балтырганны чапканнар, тик шулай да ташландык урыннарда, юл кырыйларында калган әле ул, диелгән район хәбәрендә.