Татарстанда студентлар отряды хәрәкәте киң колач ала

Һәр шәһәрдә студентлар отрядлары эшчәнлегендә уникаль юнәлешне очратырга була

(Казан, 2 август, “Татар-информ”). Татарстанда студентларның хезмәт отрядлары хәрәкәте сан ягыннан гына түгел, сыйфат ягыннан да үсештә. Республиканың һәр шәһәрендә студентлар отрядлары эшчәнлегендә уникаль юнәлешне очратырга була. Мәсәлән, Әлмәттә медицина отрядлары динамик үсеш алган. Алардагы егетләр һәм кызлар “Татнефть”нең бүлендек предприятиеләрендә хезмәт куя. Моннан тыш, нефтьчеләр башкаласындагы студентлар отрядлары штабы аттракцион паркларында, җәмәгать транспортында билетлар сату эшен активлаштырган. Зәйдәге студентлар отрядлары иҗтимагый һәм вакытлы эш урыннарын оештыру буенча республика программасы кысаларында эшли. Мәсәлән, “Ишегалды мәйданчыклары” социаль проекты кысаларында студентларның педагогик отрядлары балаларның шәһәр мәйданчыкларында ялын оештыру белән мәшгуль.
Чаллы шәһәрендә Ашыгыч ярдәм хастаханәсе төзелешендә катнашучы студентлар отряды да социаль әһәмияткә ия. Тагын бер социаль юнәлештәге отряд Свияжскида эшли. Июльдә Яшел Үзәннең “Альтаир” отряды Свияжски утрау-шәһәрендә казу эшләрендә катнашты. Хәзер алардан эстафетаны Алабуга дәүләт педагогика университетының археология отряды кабул итеп алды. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.